Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Баланы тантаналы линейкага озату өчен 2 сентябрьдә ничек ял алырга?

Күп кенә эш бирүчеләр мәктәп яшендәге балалары булган хезмәткәрләргә өстәмә ял көне бирә.

Белем көне-һәр укучы өчен мөһим вакыйга һәм әти-әниләр бу көнне балалар белән үткәрергә тели. Әмма 2 сентябрь — эш көне булса, нишләргә? Бу хакта «Шәһри Казан» яза. 

SuperJob юристы Александр Южалин ял көнен ничек алырга кирәклеге турында киңәшләре белән уртаклашты.

Башта үзегезнең компания кагыйдәләрен өйрәнегез. Күп кенә эш бирүчеләр мәктәп яшендәге балалары булган хезмәткәрләргә өстәмә ял көне бирә. Җитәкчелектән сорагыз, мондый мөмкинлек биреләчәкме?

Ял алыгыз. Иң гади вариант-2 сентябрьгә хезмәт хакын саклап калмыйча ял алу. Яисә еллык отпускны шушы көнгә туры китереп, эш бирүчедән аны күчерүен яки өлешләргә бүлүен сорагыз.

Кан тапшырыгыз. Донорлык өчен сезгә өстәмә түләүле ял көне каралган.

Ял көнендә эшләгән өчен өстәмә ял көне алыгыз. Әгәр сезне ял көнендә эшкә чакырган булсалар, югары түләү урынына өстәмә ял көне сорагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев