Балаларны, туган телне яратып...
“Эшеңне, балаларны, табигатьне, кешеләрне яратып яшәсәң, Ходаебыз үзе ярдәм итәдер”, – дип ышанып әйтә Чистай районының Йолдыз поселогында яшәүче, үзенең бар гомерен бакчада балалар тәрбияләүгә багышлаган Вера НОВИКОВА
Авылыбызда матур гына яшәп ятканда, ирем: “Вера, Йолдыз поселогына күченәбез, эшкә урнашып кайттым”, – диде. Нәрсә әйтергә дә белмичә аптырап калдым, чөнки икенче баламны табарга җыенып йөрим, декрет ялына чыгарга вакыт җиткән иде. Ярый, ул ничек әйткән, шулай булсын дип, ризалаштым. Йолдыз поселогына килеп урнаштык. Гаиләсе белән үземнең дәдәем, иремнең туганы һәм авылдашларыбыз да яши иде бу поселокта. Тиз арада ияләштек. Башка милләттән булсалар да, күршеләребез дә бик әйбәтләр иде.
Бервакыт өйгә таныш булмаган бер хатын килеп керде. Исәнләшкәч, ул миңа: “Вера, балагызга бер яшь тула икән, минем урынга эшкә чыкмассызмы? Отпуск алып, әни янына Пермь якларына кайтасым бар. Әнием авырып тора”, – диде. Ничек кешенең хәленә кермисең?! Ризалаштым. Үзем балалар бакчасына йөреп үсмәсәм дә, тәрбияче ярдәмчесе булып эшкә урнаштым.
Шулай итеп, 1984 елдан балаларга багышланган хезмәт юлым башланды. Үзләре дә бик тиз ияләште миңа. Тәрбияче эшен карап-күзәтеп йөрим. Ул балаларга аңлатканда, алар белән шөгыльләнгәндә, “ә мин болайрак эшләр идем” дип уйлап куям. Хыялымны тормышка ашыру өчен, Казан педагогия училищесына укырга кердем һәм 1985 елдан тәрбияче булып эшли башладым. Төп бурычым – балаларны эш сөючән, кешелекле, үзебезнең халыкка хас кунакчыл, ачык йөзле итеп тәрбияләү. Бу элек тә, хәзер дә шулай...
Тәрбия эше гаиләдәге йолаларны, халык бәйрәмнәрен, туган як гүзәллеген күрә-аңлый белүгә, халык җәүһәрләрен өйрәнүгә нигезләнеп бара. Туган тел аша балаларның белем дәрәҗәсен үстерү, сәләтләрен ачу өчен, район методик үзәгендә минем эш тәҗрибәм белән таныштыру максатыннан, методик кулланма язып чыгарырга тәкъдим иттеләр. Ходайга тапшырып, анысын да башкарып чыктым. Читтән торып институтта укыдым. 2005 елда татар дәүләт гуманитар институтын тәмамладым һәм күп еллар дәвамында югары категорияле тәрбияче булып эшләдем.
Татар телендә дидактик, тематик уеннарга һәм шөгыльләргә кагылышлы бик күп шигырьләр, физкульт минутлар, әкиятләр яздым. Олыгайган, тәҗрибәле коллегаларым: “Вера, сез бит татар милләтеннән дә түгел, ничек шулай булдыра аласыз”, – дияләр иде. Халыкара, Россия, республика һәм муниципаль конкурсларда катнашып, дипломнар, сертификатлар, грамоталар белән бүләкләндем...
Бүгенге көндә теләгем шул: барлык балалар да киләчәктә, иң беренче, туган телләрендә (һәм башка телләрдә дә) яхшы итеп сөйләшә белсеннәр, үз телләрен бу дөньядагы иң данлы, иң бөек тел дип танысыннар иде...
Туган телем
Газиз әнкәй бирде миңа туган телне,
Газиз балам, ярат син дип туган җирне.
Туган телем – мәңгелек асыл хәзинәм,
Югалтмасам иде аны гомеремдә.
Телем белән сөярмен мин туган илне,
Телем белән дәвалармын туган җирне.
Сыкрамасын туган җирем яралардан,
Җир йөзендә балкып торсын,чәчәк атсын.
“Мин бәхетле”, дип әйтә алырмын шулчак:
Туган телем җир йөзендә данлы булса,
Киләчәге аның һәрчак якты булса,
Газиз балам үз телендә сөйләп торса...
Әнинең йомшак куллары
Каршымда тора әнием,
Елмаюлы нурлы йөзе.
“Кызым, алтын алмам”, – диеп,
Кочагына сыйдырды.
Кочагында әниемнең
Йөрәк җылысын тойдым.
Дөньяның матурлыгын да
Шул чагында күрдем.
Әнинең йомшак куллары
Чәчләремнән сыйпады.
Күңелдәге борчуларым
Таралып юкка чыкты.
Майның алсу иртәләре
Бөтенләй башка икән,
Тургайларның сайравы да
Искиткеч матур икән.
Тиздән кошлар куенында
Үсәрләр балалары.
Шуңа матур сайрый алар,
Бик бәхетле чаклары.
Әниләрнең безгә булган
Җан җылысы һәр чакта,
Маяк булып юл күрсәтсен
Борылганда һәр чатта.
Вера НОВИКОВА. Чистай районының Йолдыз поселогы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев