Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаларны Тройсын бәйрәме белән таныштырдылар

Түбән Кама шәһәренең 66нчы балалар бакчасына йөрүче кызлар һәм малайлар өчен Тройсын бәйрәме оештырылды.

Түбән Кама җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова балаларга Тройсын һәм аны бәйрәм итү тәртибе турында сөйләде. «Сүрәкә» ансмабленең иң өлкән җыручысы Анастасия Усачева шигырен дә сөйләп күрсәтте ул:

Июнь аенда, матур җәй башында,
Изге бәйрәм — Тройсын" җитә,
Яшеллеккә күмеп табигатьне,
Төрле төстә чәчәкләр үсә.

Балалар, яңарыш символы буларак, Тройсында яшел агач ботаклары белән йортны бизәү турында да ишеттеләр. Бу бәйрәмгә хас гадәт буенча, матур теләкләр әйтә-әйтә, яшь каен агачына кулъяулыклар да бәйләделәр. 

Эльмира апалары белән бергәләп, бакчадагы Тройсын бәйрәменә җирле керәшен оешмасыннан килгән Ольга Афонова кызларны һәм малайларны керәшен милли уеннары белән таныштырды. Ольга апаларына ияреп, берсен-берсе уздырып, шул уеннарда да катнаштылар.

Балаларга керәшен милли киемле курчаклар да кызыклы тоелды. Курчаклар өстендәге киемнәрнең һәрберсен сорап чыктылар. Ә курчаклар муенындагы нәни тамаксаны кызлар куллары белән тотып ук карадылар.

Аларның сокланып та, кызыгып та карганнарын күреп, Эльмира һәм Ольга апалары үзләре белән алып килгән чын тамаксаны кызларның муенына тагып та күрсәттеләр. Тамакса кигән кечкенә кызларның башлары күккә тигәндәй булды. 

Балалар өчен керәшен биюе буенча мастер-класс та оештырылды. Алар, тырыша-тырыша, бию элементларын кабатладылар.

Соңыннан бергәләп, төрледән-төрле кызыклы уеннар да уйнадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев