Балачак балы
Әлеге истәлекле вакыйга турында Якты Күл авылы кызы Людмила Казакова язып җибәргән.
Зәй районының Якты күл авылы искиткеч матур җиргә урнашкан. Борынгы әби-бабайлар:
Якты күлләр кебек асыл авыл
Җәнәшә тирәдә бармы икән? — дип җырлаганнар.
Янәшәдә урманнар, болыннар булган Якты Күл халкы, элек-электән, умартачылык белән шөгыльләнгән. «Красный Маяк» умартачалыгында Варвара Казакова, Анастасия Байрашева, Анна Иванова түтиләр армый-талмый эшләгәннәр. Бал аертканнан соң, колхоз складына тапшырганнар. Ул бал колхозчыларга, ведомость буенча, бушлай бирелде. Шуңа да авылда балдан авыз итми калган гаилә булмагандыр...
Ел саен бал аертыр вакыт җитүгә, балачагымдагы бер хәл келт итеп исемә төшә. Әтейнең олы тутасы Варвараның авылыбыз чүннигендә умартачы булып эшләгән чак. Икенче буын туганым, 9-10 яшьлек Кирҗә Нинасы үзенең энесе Витяны, мине, миннән 2 яшькә олырак тутам Тамараны, икенче буын туганнар Симун белән Иванны, Коляны үзенә ияртеп, чүнниккә, бал ашарга алып китте. Бал ашыйсы килгәндер, эштәге әти-әниләрнең ачулануларыннан да курыкмадык.
Урман авылдан шактый ерак, ике-өч километр чамасы. Бәләкәй болынны үтеп, яңа Эзәй елгасына салынган күпердән чыктык та, иксез-чиксез киң, тигез болын чәчәкләренең башларыннан сыйпап, ялтырап яткан сукмактан тезелешеп атладык. Арабызда иң шугы, бездән дә кызу атлаучысы — ап-ак чәчле, зәп-зәңгәр күзле энебез Иван. Без аны Акбаш дип йөртә идек.
Иске Әзәй буена килеп җиттек. Суы чип-чиста, төбе күренә. Күл өстендә сары, ак төнбоеклар тирбәлә. Чүнник ягына чыгар өчен, умартачылар агач киртәләрне бәйләп, тар гына басма салганнар. Кайсыбыз беренче чыга дип сөйләшкән арада Акбашыбызның киртәләргә басып атлаганын күрми дә калганбыз. Басуы булды, аягы таеп, суга төшеп тә китте. Су астыннан ташка баскан гәүдәсе, башындагы картузы, зәңгәр күзләре генә күренеп тора. Елый да елый, «кулыңны бир», дигәнне дә ишетми. Кирҗә Нинасы суга кулын тыгып Акбашыбызны көчкә тартып алды. Чүнник ягына чыктык.
Варвара түти нык ачуланмады, яңа аерткан бал, мәтрүшкәле чәй белән сыйлагач, үзе басмадан чыгарып, озатып җибәрде. Сөенә-сөенә, авылга йөгердек. Шунда татыган балның тәме гомер буена иреннәрдә саклана сыман.
Людмила КАЗАКОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев