Бала тәрбияли торган гаиләләр өчен гаилә ипотекасы буенча еллык ставка артырга мөмкин
Финанс министрлыгы 1 июльдән соң ике балигъ булмаган бала тәрбияли торган гаиләләр өчен гаилә ипотека буенча еллык ставканы 12 процентка кадәр арттырырга тәкъдим итте.
Бу хакта ведомство башлыгы урынбасары Иван Чебесков НАУФОР конференциясе кулуарларында белдерде.
Ул билгеләп узганча, балалары 6 яшьтән кечерәк булган гаиләләр өчен гаилә ипотекасы Президент кушуы нигезендә озайтылачак. Калган вариантлар турында фикер алышына. Бу хакта «Шәһри Казан» хәбәр итә.
«Без хәзер гаилә ипотекасына эләгә торган һәм киләчәктә (6 яшьтән өлкәнрәк балалары булган) эләкмәгән гаиләләр өчен ставкаларны 12 процентка кадәр күтәрүне тәкъдим иттек. Без шундый тәкъдим ясадык. Хәзер фикер алышу бара, карарлар әлегә юк», – дигән Чебесков.
Хәзерге форматтагы гаилә ипотекасы программасы 2024 елның 1 июлендә тәмамлана. Хәзер мондый кредиттан 2018 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр туган бер балалы, 18 яшьтән кечерәк ике һәм аннан да күбрәк балалы яки инвалид баласы булган гаиләләр файдалана ала. Гаилә ипотекасы буенча ставка еллык 6 процент тәшкил итә, башлангыч минималь кертем – 20 процент.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев