Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бакчаларны махсус комиссия кабул итә

Яңа уку елы алдыннан, мәктәпләр шикелле үк, балалар бакчаларының да әзерлеген тикшерәләр. Махсус комиссия Үрәсбаш авылы балалар бакчасында булган

Кукмара муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Равия Кәримуллина җитәкчелегендәге махсус комиссия Үрәсбаш авылы балалар бакчасында булган. Район башкарма комитеты җитәкчелеге, район мәгариф идарәсе җитәкчесе белән хезмәткәрләреннән, белгечләрдән торган комиссия бакчаны карап, әзерлеген бәяләгән.

Уен һәм йокы бүлмәләренең, ашханәнең санитария таләпләренә туры килүе, куркынычсызлык техникасының үтәлеше, иминлек ягы да комиссия игътибарыннан читтә калмаган. Чәчәкләргә күмелеп утырган ишегалдының бизәлеше матур булуын, зәвыклылыгын да тишенчә бәяләгән комиссия членнары. 

«Бу яңа уку елында Үрәсбаш авылындагы бакчага өч яшьтән җиде яшькә кадәрге сигез бала йөриячәк. Бакчада тәрбияләнгән бер баланы быел мәктәпкә озатабыз. Ул авылдан җиде чакрым ераклыктагы Түбән Үрәс мәктәбендә белем алачак», — дип сөйләде Үрәсбаш балалар бакчасы җитәкчесе Любовь Павлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев