Бакча, мәктәпләргә кабул итү турында сораулар өчен кайнар элемтә эшлиячәк
Татарстан халкы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары, мәктәпләр (1 һәм 10 сыйныфлар), урта махсус уку йортлары, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү турында сораулар белән кайнар элемтәгә мөрәҗәгать итә ала.
Ул иртәгә, 29 майда, 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр ТР омбудсмены аппаратында, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Шалтыратуларга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт-Милосердие» ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, республика прокуратурасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан Мәгариф идарәсе вәкилләре җавап бирәчәк.
Кайнар элемтә номеры: +7(843)236-00-71, WhatsApp мессенджерында хәбәрләр өчен номер: +7(960)049-68-14.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев