Бәйрәмнәрдә - мирасыбыз, тарихыбыз чагылышы
Менә көтеп алган Тройсын, Питрау, Казанский бәйрәмнәре бер-бер артлы үтеп тә китте. Саргылт төсләрен дөньяга иңдереп, яшенле яңгырларын яудырып көз дә җитеп бара.
Тик, сүзем бу хакта түгел. Узган бәйрәмнәр турында. Гөрләде бит, бәйрәмнәр, килешәсезме? Һәр районда, һәрбер авыл җирлегендә оештырылды алар. Ни генә дисәк тә, бәйрәмнәре дә кирәк шул халыкка. Әзрәк ял да итәргә, биюче белән бергәләп биеп алырга да, җыруларына кушылып моңланырга теләүчеләр дә аз түгел. Арада замана такмаклары, дәртле җырлары булса да, керәшеннәрнең үзләренә хас моңлы җырулары аеруча күңелгә якын. Нәкъ менә шундый җыруларның бәйрәмнәрдә яңгыравы кирәк тә! Аларда – халкыбыз тарихы, моң-зары. Ә гел заманча, дәртле җырларга биеп кенә торсак, бу изге бәйрәмнәребезнең ямен генә җибәрер түгелме? Әйе, яшьләргә бәлки, шундыйлар күбрәк ошыйдыр да... Тик, алар бит андыйларны дискәтүккә барып та тыңлый ала. Элгәредән килгән, дини бәйрәмнәрдән, келәүләрдән соң да дискәтүк кенә ясау бер дә килешмәс иде! Яшь буын авыл җыеннарында үз моңын күбрәк ишетергә, үз йолаларын күбрәк канына сеңдерергә тиештер. Шул вакытта гына киләчәгебез булыр. Мирасыбыз сакланыр.
Мондый уйлар юкка гына күңелгә килмәгәндер. Теләче районының Тәмте авылында узган «Казанский» бәйрәмендә «Бәрмәнчек» ансамбленең оркестр артисты, Мамадыш районының Владимир авылы кызы Елена Григорьева-Данилованың үзе иҗат иткән җырларын җырлавын ишеттем. Менә ичмасам, керәшеннәрнең алтын бөртеге! Бирелгән дә соң талант, сәләт кешегә! ТРның атказанган артисты Елена Григорьеваның җыруларын халык тын да алмый тыңлады. Аның йөрәгеннән, җаныннан ургыла моң! Җырудагы һәр борылышы, һәр нотасы керәшенчә. Тавышының нәфислеге! Без бик яратып тыңладык. Сез дә тыңлап фикерләрегезне языгыз әле! Әле аның Тәмтегә багышлап язылган үзе язган шәп шигырьләре дә яңгырады биредә. Иҗатыгыз саекмасын, Елена Михайловна! Сезнең кебек талантларга сокланабыз!
Тәмтедә «Казанский»
Бүген бездә Казанский,
Тәмтедә зур тамаша!
Бәйрәм төсе урамнарда,
Нурдан күзләр камаша!
Казанский — безнең җыен!
Бәйрәм сые һәр өйдә!..
Зурлап көткән кунакларның
Урыннары иң түрдә!
Өй борынча таба исе,
Йөз ачык дус-туганга!
Бердәм булып кайта халык,
Туган җанлы булганга!
* * *
Һәр җортның үз кушаматы -
Әсүк, Монах, Куяннар!
Син дә «исемсез» калмассың,
Хәзер, чәпәп куярлар!
Гөрөй, Карпун, Пилип, Пугач,
Үгәпейләр, Учыплар;
Гөркә, Антун, Прукуп, Айгыр,
Бүре, Җәгүр, Ычтуклар!..
Әмәк, Апуч, Мишән, Ычтап,
Шәүкә, Әпчи, Мәкәшләр...
Берүк, бутап дәшә күрмә-
Берсе, тотып, «тәпәчләр»!
Лариваннар, Барлан, Микит,,
Биткенәләр, Тукраннар;
Ялгыш кына, алмаштырсаң,
Шәпләп, тотып тукмарлар.
Шаярам мин, ышанмагыз-
Бездә халык бик әйбәт:
Җор күңелле, тәмле телле-
Юк бездә сугыш, гайбәт!..
Кушаматы белән дәшү,
Керәшеннең асылы:
(Кая куеп бетерәсең
«Кердем-чыктым» акылны?!
Шулай тиеш!.. Булмаган да,
Кушаматсыз керәшен!
«Алмыйм!»-дисәң дә ябыша
«Тешеңне(а)лып керәсе!»
* * *
Уен-көлке, җыр-моң белән
Үрелә бәйрәмебез:
Гаеп-кыек тапмый гына,
Әйдә, бер әйләнегез!
Безнең зурлап чакырганны
Кабул итмәс кайсыгыз?!.
Бергә, бердәм бәйрәм итик,
Барыгыз да кайтыгыз!
Елена Данилова.
Июль 2024.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев