Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәйрәм кайтавазы

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан авыл клубларында кичә-концертлар, төрле матур чаралар уздырылды. Ә бу бәйрәм бөтенләй үзенчәлекле килеп чыкты... Менә ни өчен.

Бәйрәмгә берничә көн кала авылдашым Георгий Ибушев телефоннан дәште: «Аксаков Александрның бер матур идеясе бар: 8 Март бәйрәменә авылдаш хатын-кызларны җыеп, матур гына утырып алуны оештырасы килә аның. Казанга килә аласыңмы?»- ди. «Әлбәттә киләм! — дидем, — Хөрмәтләп чакырганнар икән, барырга кирәк.» Бәйрәмгә, нигездә, Казанда яшәүче авылдашларыбыз һәм авылдан берничә хатын-кыз килгән иде.

И күңелле итеп, чын күңелдән сөйләшеп, җырлашып утырдык та соң! Нәкъ керәшеннәр җыелган олы кунак төсле булды ул. Владимир авылының бер табын җыры да җырланмый калмагандыр. (Аллага шөкер, бирегә килгәннәр авылыбызның керәшен көйләрен күп белә икән әле.) Ул бала вакыттагы истәлекләр, шуклыклар, ул клубтагы вечерларда булган төрле көлкеле хәлләр, мәктәптә килеп чыккан кызыклы вакыйгалар... Кыскасы, гөр килештек. Табыныбыз күрке, әлбәттә, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев булды дисәм, гаҗәп тә түгел. «Керамика» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры, авылдашыбыз Александр Петрович Аксаковның авылыбыз өчен эшләгән игелекләре бәяләп бетергесез, без аларны барыбыз да яхшы беләбез: хәзерге көндә авылыбызда чиркәү төзелеп ята, мәңгелек йортыбызга алып бара торган — яз-көз айларында саз-пычрактан интектерә торган юлга таш түшәтте ул, мәктәптә һәм авыл күләмендә уздырыла торган чараларга матди ярдәм күрсәтеп тора торган авыл җанлы, хөрмәтле авылдашбыз бит ул безнең. Казанда һәм үзебезнең районыбыздагы чиркәү төзелешләренә саллы өлешен керткәнен беләбез, махсус хәрби операциягә автомобильләр җибәргәнен ишетәбез... Александр Петровичның без белмәгән игелекле эшләре дә күптер әле. Үзе оештырган бу бәйрәм чарасында да үз фикерен матур итеп җиткерде оештыручыбыз: «Телибезме, теләмибезме без — монда җыелганнар — барыбыз да туганнар. Нәсел агачын барлый башласак, бер-беребезгә туган булмаган кеше бөтенләй дә юк биредә. Кендек каныбыз Владимирда тамган, бер чишмә суын эчеп, бергә уйнап үскәнбез; әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез бер зиратта ята. Туганнар! Бер-беребезне белешик, якын итешик, бу безнең бурычыбыз. Минем максатым бергәләшеп чәй эчү генә түгел бит. Аралашыйк, бер тамырдан икәнебезне белик. Бергә очрашып, сөйләшеп утырмаганда бер-беребездән ерагаебыз бит. Кемнәрнеңдер авылда пуҗымнары да юк, буш йортлар күбәя. Сабан туйларында, Торочыннарда (Владимир авылының престол бәйрәме) очрашыйк. Керәшен икәнебезне, авылдашлар икәнебезне онытырга ярамый. Балаларга, оныкларга сөйлик».

Табын артында булучыларның һәммәсе Александр Петровичка матур-матур теләкләрен һәм рәхмәтләрен җиткерде (әйтелгәннәрне бу мәкаләдә язып бетереп булмас, озынга китәчәк). Ә Георгий Ибушев сүзләре барыбызның да фикерен туплап, йомгак ясаган кебек яңгырады: «Авылдашлар! Безне, авылдаш ир-атларны, Алигыбыз (Александр Петровичка авылдашлары якын итеп, элеккечә, үзебезчә шулай дип эндәшә) әллә ничә тапкыр очраштырды. Хатын-кызлар белән дә бер очрашу кирәк әле, дип бергәләп уйлаштык. Менә мондый очрашу Алик идеясе генә була ала. Авылдашлар очрашкан шушындый туй сыедай табын артында утыру бүтән җирдә юктыр ул. Арабыздан аның кебек авыл җанлы, туган җиребез өчен бөтен йөрәген бирергә әзер торган Казан эшмәкәре чыккан икән, нинди горурлык бит бу! Мондый игелекле кеше тагын бармы икән? Юктыр да. Авылыбыз чиркәүле булырга тора. Алла боерса, клублы да булырбыз әле. Александр Петровичның эшләре гөрләп барсын, Ходаебыз ташламасын, уңышлар телик аңа!» 

Үзем һаман да шушы очрашу тәэсиреннән алган дулкыннарда йөзәм әле...

Лидия ПАСЫЕВА, Мамадыш районының Усали авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев