Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Багражлылар чираттагы гуманитар ярдәм җыйды

Баграж авыл җирлеге халкы мобилизациянең беренче көннәреннән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм итү буенча зур эш алып бара.

Бу көннәрдә алар авылдан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен чираттагы гуманитар ярдәмне җыйды. Бу хакта «Новости Заинска» хәбәр итә.  

 — Авыл халкы белән киңәшләштек-сөйләштек дә егетләребезгә тагын гуманитар ярдәм җыярга булдык. Без авыл егетләренә генә түгел, ә җирлегебез кияүләренә дә гуманитар ярдәм җыеп озатабыз. Ватаныбыз иминлеге сагында торучы бездән читтә булган егетләргә көндәлек кирәк әйберләр күп. Аны гадәти тормышыбызны дәвам иткәндә аңлап кына бетермибез, — ди авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.

Урта Багражда махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен маскировкалар челтәрләре үрәләр, Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары окоп шәмнәре ясыйлар, Югары Баграж хатын-кызлары токмач кискәннәр. Светлана Рябова жгутлар ясап, туган як үләннәрен пакетларга тутырып, чәйләр әзерләгән. Людмила Чернова печеньелар пешергән. Мария Ишмякова эш перчаткалары китергән. Болар барысы да һәр егет өчен исемле посылкаларга тутырылган.

Халыктан акча җыю эше китапханәчеләр Мария Князева белән Марина Халиковага йөкләнгән. Алар һәр көнне җыелган сумма һәм алынган әйберләр буенча отчет биреп баралар.

Посылкаларга шулай ук егетләр өчен кирәкле булган әйберләр — газ баллоннары, медикаментлар, эчке киемнәр, футболкалар, тәм-томнар, укучылар хатлары һәм башка бик күп әйберләр салынган.

 — Һәр кешенең нияте бер — хәрбиләрнең тормыш шартларын аз булса да җиңеләйтү, аларга туган як җылысын җиткерү. Ярдәмнәре өчен һәр авылдашка ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Гуманитар ярдәмне алып барып җиткереп, егетләребезгә исән-сау булып туган як җылысын тоярга, исән-сау кайтырга насыйп булсын иде, — ди Павел Минеев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев