Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Багражда туйлар «бумы» бара

Соңгы дүрт атнада Баграж җирлеге яшьләре гөрләтеп туйлар итә.

Мондый күңелле күренешнең күптән авылда күзәтелгәне юк иде, диләр. Шунысын да әйтү урынлы булыр, Баграж яшьләре үз җирлекләре кыз-егетләре белән чәчен-чәчкә бәйли.

Абдуловлар

Питрау атнасында Урта Багражның уңган кызы Римма Кондрабаева белән күрше Сарсаз-Баграж егете, классташлар Илья Абдулов никахларын законлы төстә теркәделәр. Бу яшь парлар авылның мәдәни тормышында актив катнашып, тырыш булулары белән аерылып торалар.

Романовлар

Икенче атнада яшь Романовлар гаиләсе туды. Баграж, район данын республика бәйгеләрендә яклаучы, җыр-биюгә, аш-суга оста, спорт сөюче Ангелина Кузьмина белән Сарсаз-Баграж егете Альберт бер-берсен үзләренә гомерлек яр итеп сайлап, үз нәсел-ыруларын арттырды.

Моисеевлар

Өченче атнада Урта Баграж егете Вадим Моисеев белән Югары Баграж кызы Зоя Кондратьева яңа гаилә корып җибәрделәр. Яшьләр икесе дә бик тырыш гаиләләрдә тәрбияләнгән, үзләре дә бар эшне җиренә җиткереп башкаралар. Зоя — булачак табиб, ә Вадимның үз шәхси эше бар.

Журавлевлар

Туйлар «бумы»н яшь Журавлевлар гаиләсе яба. Сарсаз-Баграж егете Вадим белән Наталья Лысманова узган шимбәдә туганнарын, якыннарын, дусларын җыеп гөрләтеп туй иттеләр. Наталья — Югары Баграж кызы, фармацевт. Ә Вадим КАМАЗ заводында эшли. Вадим армия хезмәтеннән кайткач, бер-берсен охшатып, 2018 елда очраша башлаган яшьләр, бер-берсен биш ел сынаганнан соң чәчләрен-чәчкә бәйләде.

Шунысын да әйтик, һәр парның әти-әниләре ата-бабалардан килгән гадәтләр буенча туйны оештырды. Киленнәр төп йортка бирнәләр белән төште, ә икенче көнне кияү йортында килен токмачы узды.

Яшь парларга мәхәббәтләрен гомер буена саклап калуларын, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез. Еллар тыныч булып, тигезлектә яшәргә язсын.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев