Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Багалмам”, синнән башка торалмам

Чистай керәшеннәренең йөзек кашы булган“Багалмам” ансамбле һәм аның солистлары белән якыннанрак таныштырырга булдык.

Ансамбль 2017 елның март аенда Чистай шәһәренең "Восток" мәдәни-көнкүреш үзәгендә оештырыла. Районның керәшеннәр җәмгыяте җитәкчесе Иван Чурин костюмнар тектерү, кирәк чакта транспорт мәсъәләләрен хәл итү, яңа музыкаль җиһазлар алуда булыша һәм башка оештыру эшләре өстендә эшли.

Яңа коллективның җитәкчесе итеп, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп кенә халыкара, Россия һәм республикакүләм фестивальләр, конкурслар лауреаты, районда озак еллар дәвамында дан тоткан татар, чуваш ансамбльләрен җитәкләгән, чыгышы белән Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан булган Вячеслав Митрофановны куялар. Тик, гөрләтеп эшләп йөрисе вакытта Вячеслав Алексеевич кинәт авырып китеп мәңгелеккә күчә.

Бүгенге көндә “Багалмам”ны Рифгат Гобәйдуллин җитәкли.

Ул Татар Баганалысы авылында туып-үскән. 1985 елдан мәдәният өлкәсендә эшли, талантлы аккомпаниатор. 1992 елдан башлап “Наз”, “Сөмбел” халык ансамбльләрен җитәкләгән.

“Багалма”быз оешканга алты ел булды, киләчәге бик матур күренә. Күбрәк этник фольклорга игътибар бирәбез, “Олы көн”, “Солдат озату” кебек йолаларны сәхнәләштерәбез, борынгы көйләр өйрәнәбез. Коллективта барлыгы 12 кеше, иң олысына 89 яшь. Төрле як керәшеннәренең җыруларын башкарабыз”, – диде ул.

Ансамбльгә йөрүчеләр белән танышкач, барысы да ачык күңелле, талантлы, уңган-булган кешеләр икән дип сокланып куйдым.

Анна Мидюкина Югары Кондрата авылында туган. Иң олы солист буларак, борынгы җыруларны репертуарга ул кертә. Аны яратып “безнең архивыбыз” дип йөртәләр икән.

Үзе турында сөйләвемне сорагач, Анна түти болай диде:

“Мин хәзерге вакытта Йолдыз поселогында яшим. Җырларга яшьтән яраттым. Мин кечкенә чакта әни-әбиләр безгә килгән кунакларны җыру белән каршы алалар да, йолаларны үтәп, җырлый-җырлый, өйдән-өйгә ашка йөриләр иде. Шул җыруларны һаман күңелемдә саклыйм.

Ансамбль оешканнан бирле йөрим. Январь аенда 90 яшемне тутырырга җыенсам да, коллективтан аерыласым килми. Әле Кондратага Тройсынга барып гөрләтеп җырлап-биеп кайттым. Керәшен җыруларын ишетсәм дә, күңел күтәрелеп китә, яшәргә омтылыш барлыкка килә”.

Солистлар арасында ир-егетләр күп түгел. Федор Синаев Бахта авылында туып-үскән.

“Балачактан ук җыр-моңга гашыйкмын. Бу миңа нәнәйдән күчкәндер, ул матур жырлый иде. Мәктәп елларында җәйге ялларда печән чабарга кырга, болынга төшсәк, кычкырып керәшен җыруларын, татар җырларын сузып җибәрәм дә, эш тә тиз эшләнә, арылмый да. Авылыбызның матур күлләре, урманнары, чылтырап аккан чишмәләре дә тәэсир итми калмагандыр. Авыл клубында концертларда еш катнаштым. Армиядә хезмәт итеп, авылга кайттым. 13 ел районның эчке эшләр бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыктым. 2017 елдан бирле бик яратып “Багалмам”га йөрим”, – диде Федор Егорович.

Ә ансамбльнең тагын бер егете Хәлил Вафин белән сөйләшкәндә, күңел аеруча сөенде. Яшь кенә булуына карамастан, ул җор телле, максатчан һәм искиткеч талантлы. Беренче соравым “керәшен ансамблендә булуың ошыймы” булды.

“Ошый, әлбәттә! Вячеслав Митрофановны нык хөрмәт итә идем, аның якты истәлеге итеп, ансамблебезгә тизрәк халык исеме дә бирелсен дигән зур теләгем бар. Үзем Әлмәт музыка колледжында укып, “Вокал сәнгате – академик җырлау” белгечлеген алдым. Ә озакламый Оренбург шәһәренең сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамлыйм. Бала чагымнан ук күп чараларда, район, республика күләмендәге конкурсларда катнаштым. Бөтенроссия халыкара конкурслар дипломанты, “Йолдызлык” конкурсы лауреаты. Керәшен ансамбленә 2019 елда йөри башладым. Буш вакытта спорт белән шөгыльләнәм, ашарга әзерләргә, бигрәк тә камыр ризыклары пешерергә яратам. Шигырьләр, көйләр иҗат итәм”, – дип сөйләде Хәлил. Ашарга пешерү осталыгы каян килде дип тә сорадым. “Тормыш өйрәтә ул. Тулай торакта яшәдем бит. Иң мөһиме, теләк, тырышлык кирәк”, – дип өстәде ул уенын-чынын бергә кушып.

 

Әлмәт ягының Кәләй авылында туган Анна Савельева да ансамбльгә инде алты ел йөри. 1971 елда Алабуга пединститутын тәмамлагач, аны язмышы Чистай якларына китерә. Ул анда кияүгә чыгып, ире белән бергәләп, өч ул үстерәләр.

“Тормышымны балалар тәрбияләүгә багышладым. Шулай да, җырдан беркайчан да аерылмадым. Җыр – ул минем Ходай биргән сәләтем, гомерлек юлдашым. 2015 елда “Керәшеннәр җыру әйтә” дип исемләнгән Бөтенроссия фестивалендә, 2016 елда төрки дөньяның традициягә әверелгән “Урмай-зәлидә” халыкара фестивалендә катнашып беренче дәрәҗә лауреат исеме алдым. Йола-гадәтләребезне онытмыйча, халкыбыз моңнарын озак еллар яңгыратырга, яшь буынга калдырырга язсын”, – дип сөйләде.

Мария Краснова – Керәшен Ялтаны авылыннан. Ул да үзе белән таныштырып үтте:

“Алабуга педагогия институтын тәмамладым. Диплом алганнан соң, мине Ленино авылына җибәрделәр, анда биш ел эшләгәнннән соң, туган авылыма кайтып тормышка чыктым, ике бала үстердек. Балалар бакчасында эшләгәндә, җырлау сәләтем булганга, төрле конкурсларда катнаштым, тавыш өстендә эшләп тордым. Без – ансамбльнең беренче солистлары. Мин анда икенче тавышка җырлыйм. Коллективта булуыма бик сөенәм, җырлап кына түгел, күрешеп-сөйләшеп тә күңелгә рәхәтлек алабыз. Бер-беребезне хөрмәт итеп, тату яшибез, тырышып эшлибез. Ансамблебез гомерле булыр, бездән соң килгән буын да аны саклап торыр, “Багалмам” – Чистаебызның йөзек кашы дип якташларыбыз горурланыр, калган карендәшләребез сөенеп тыңлар дигән өметтә яшим”.

Кунакчыл, өлгер “Багалмам”лыларның тагын берсе – Алевтина Микушева. Ул да чыгышы белән Керәшен Ялтаныннан. Мәктәпне тәмамлагач, авылда клуб җитәкчесе булып эшли. Соңрак, Йолдыз поселогына күченә һәм ашханәгә пешекче булып урнаша.

“Багалмам”, синнән башка торалмам” диясем килә, бик теләп йөрим. Җыр-моңнан тыш, тагын бер шөгылем бар. Рәсем төшерергә, дөресрәге, ясалган рәсемнәрне буярга, бизәргә яратам. Аларны бүлмәләргә элеп куям, ниндидер җылылык, ямь биреп торалар кебек. Дусларга, якыннарга бүләк итәм. Шулар белән күңелне илһамландырам. Рәсемнәрне буяганда җырулар җырлыйм, аларның сүзләрен истә калдырырга тырышам”, – дип ясалган рәсемнәрен күрсәтте Алевтина Степановна.

 

“Мин, Вера Новикова, Югары Кондрата авылында туып-үстем. Кече яшьтән үк табигатьнең матурлыгын күреп хозурланам. Яз җиткәч, кошлар кайтканын түземсезләнеп көтеп алам, чөнки аларның сайраулары канатландыра. Үзлегеннән күңелдә җыр туа. Әллә шуннан җырга, шигьрияткә мәхәббәт барлыкка килгәндерме... Мәктәптә укыганда, үземнең укытучы, я булмаса, тәрбияче һөнәрен сайлаячагыма төшендем. Балаларны яратуым, укытучы-тәрбиячеләрне хөрмәт итүем шундый фикергә китергәндер. Үз дигәнемә ирештем, 35ел гомеремне балалар тәрбияләүгә багышладым. Хәзерге вакытта лаеклы ялда. “Багалмам” ансамбленә йөрим, иҗатымны да онытмыйм, күңелемә хуш килгән кешеләргә, якыннарыма багышлап, табигатькә сокланып шигырьләр язам.

Ходай биргән гомер юлын

Кемнәр ничек үтәрләр?

Гаделләр гөлләр чәчсә,

Явызлар таптап китәләр”, – сүз азагында бер шигыреннән өзек тә сөйләп үтте Вера Петровна.

Югары Кондрата кызы Екатерина Верина белеме буенча укытучы. Җыр-моңга сәләте булмаган укытучы башлангыч класслар белән эшли дә алмас иде. Түбән Кама педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, укытучы булып эшкә керә һәм бүгенге көндә дә үз эшен дәвам итә. 2020 елдан башлап, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасын да үти.

 “Ансамбльгә йөрергә дә өлгерәм, һәр чыгышыбызга озаклап һәм җитди әзерләнәбез. Керәшен җыруларын халыкка җиткерә алуыбызны зур бәхеткә саныйбыз”, – диде ул.

Ә оста биюче Зинаида Шәрифуллина – Ишәле авылы кызы. Алабуга культура-агарту училищесының хореография бүлеген тәмамлаган. Йолдыз поселогы мәдәният йортында 43 ел эшләгән.

“Хәзер дә биеп кенә торам. Балалар үзәге комплексында эшлим, биюләр өйрәтәм. “Багалмам” ансамбленә 2018 елдан башлап йөрим, – диде дә, ансамбльнең уңышларын барларга кереште. – Барысын да күрсәтәсе, яздырасы килә бит. Бик күп дипломнар, мактау кәгазьләре, грамоталары бар бит ансамблебезнең. Алда тагын да зурраклары булсын, “Багалмам” киләчәктә дә яшәсен иде. Бик кирәкле эштә без дип уйлыйм”.  Очып кына йөрүче, җиңел адымлы Зинаида түти җырга да оста, теләсә нинди конкурсларда, бәйрәмдә оештырылган ярышларда да катнаша.

 

Ансамбль өчен җан атып торучы, һәрнәрсәгә зур җаваплылык белән караучы җырчы кызларның берсе – Лариса Ильина.

“Балачагым, үсмер чагым туган авылым Югары Кондратада узды. Авылымның табигате искиткеч матур. Бүгенге көндә гаиләм белән Йолдоз поселогында яшибез. 1986 елдан бирле балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Хезмәтем бик ошый, һөнәремне дөрес сайлаганмын дип уйлыйм. Кечкенәдән авылыбыз сәхнәсендә җырлап үстем, тормышта да җырлап яшим.

Ярый, бәхетебезгә “Багалмам” оештырылды. Беренче көннән бүгенгә кадәр ансамбльгә бик яратып һәм теләп йөрим. Җыелышкан саен, бер-беребез белән ирешкән уңышларыбыз турында сөйләшәбез. Ничек тә аны күбрәк халыкка танытасы иде. Шуңа да ешрак чыгышлар ясарга тырышабыз, чит төбәкләргә дә барырга хыялланабыз.

Кызларыбыз бар да уңган, җыр-бию белән генә калмыйлар, тәмле-татлы ризыкларын пешереп киләләр, шулай бергәләп, сыйланып, гөрләшеп яшибез.

“Ә мин бүген кош теле пешердем, – дип  безнең сүзгә кушылды Галина Парамонова. – Яратам да бит ансамбльдәге һәр кешене! Тагын озак еллар шулай эшлик әле. Мин –республикабызның иң гүзәл почмагы Балтач районының Чепья авылыннан. Күп балалы гади керәшен гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Балачактан керәшен моңнарын, көйләрен тыңлап, җырлап үстем. Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамладым. Студент елларында һәрвакыт сәхнәдә булдым. Тормышка чыккач, ирем белән Йолдызга килеп урнаштык. Хәзер лаеклы ялда булсам да, керәшен ансамбле оештырыла дигәнне ишетеп бик шатландым, теләп кушылдым”, – дип төгәлләде сүзен Галина Семёновна.

Яшьләр олылардан үрнәк алып эшли биредә. Ә олыларның күңелләре картаймый. Моның матур сәбәбе – “Багалмам”. Мәдәният йортына килеп, рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачып, аралашып яшиләр.  Яңа иҗат уңышлары телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцылар, кызлар, егетлэр! Булдырасыз! Барыгыз да бик талантлылар, сосланы туймассын!!!