Айдар Метшин "Баграж буйлары"на костюмнар тектерү өчен сертификат тапшырды
Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Зәй районына эшлекле сәфәр кылган
6 ноябрьдә Россия Федерациясенең VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин Сарсаз-Баграж мәдәният йортында "Баграж буйлары" керәшен фольклор ансамбле белән очрашып, сәхнә костюмнары тектерү өчен сертификат тапшырган. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә.
Кунакларны ипи-тоз, керәшен халык җырлары белән каршы алганнар.
Ансамбль Алексей Герасимов җитәкчелегендә 20 елдан артык эшчәнлек алып бара. Коллектив район, республикакүләм дәрәҗәдәге күпсанлы фестиваль-конкурсларда катнашып җиңүләр яулап тора.
Айдар Метшин Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Сергеевич Уразайкин белән бергә авыл мәктәбендә, музейда булган, әлеге авыл җирлеге тормышына һәм тарихына кагылышлы күп кенә кызыклы фактлар белән танышкан.
Фотолар Зәй муниципаль районының рәсми сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев