Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Айбагыр чибәре һәм җегете" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле

Бәйгедә 13 "Айбагыр"лы катнашты.

16 август “Айбагыр” этносменасының традицион чарасы – “Айбагыр чибәре һәм җегете” конкурсы узды. Анда 3 отрядтан барлыгы 13 бала катнашты. 

Бәйге дүрт этаптан торды. Беренчесе — “Дефиле”. Монда һәр кыз һәм җегет сәхнәгә чыгып, үз-үзенең киемен, сәхнәдәге тотышын күрсәтте.

Икечне этапта һәрберсе "визитка" һәм иҗади номер белән чыгыш ясады.

- Катнашучыларыбыз биеделәр дә, җырладылар да, калакларда да уйнадылар, актерлык осталыгын да күрсәттеләр. Лагерьга килгәч, шулай әкренләп, ачыла башлыйлар. Безнең балалар, чыннан да, киңкырлы һәм сәләтле икән, дип читтән карап тордым, - дип бүлеште сменаның педагог-оештыручысы Аида Сахарова.

Өченче этап, мөгаен, иң авыры булгандыр, чөнки монда кызларны һәм җегетләрне керәшен тарихын, мәдәният белү буенча сынадылар. Аларга борынгы керәшен сүзләре бирелде һәм шушы сүзләрнең мәгънәсен аңлатып бирергә кирәк иде.

Соңгы этап - уртак иҗади номер. 13 катнашучы да фольклорчы Геннадий Михайлович Макаров мастер-классында өйрәнгән җыруны башкарды.

Кызларны һәм җегетләрне мәртәбәле жюри бәяләде. Барлык катнашучылар да үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтте. 

 

Нәтиҗәләр буенча, һәркемгә кызыклы номинация бирелде. Ә "Айбагыр чибәре һәм җегете" исемен София Самойлова һәм Владислав Дувалов алдылар.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев