Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылларда Ибану бәйрәмнәре узды

7 июль – Чумылдыручы изге Иоанн пагамбәрнең туган көнендә – престол бәйрәме булган авылларда келәүләр узды, җыеннар үткәрелде.

Бу көнне Питрәч районының Кәвәл авылы чишмәсе янында төзелгән купельдә чумылдыру җәшереге (Таинство крещения) үткәрелгән.

“Келәү вакытында җиде авылдашым һәм мин үзем чумылдык. Без барыбыз да элек, кечкенә чагында, авылыбыздагы бу йоланы башкаручы кешеләр тарафыннан чумылдырылган, тик беребез дә бу кешеләрнең кем икәнен белмибез. Мин үзем күптән теләп йөри идем, берәр священник тарафыннан чумылдырылуымны. Менә, Аллага шөкер, бүген изге теләгем кабул булды – мин бүгеннән Ходайга тагын да якынайдым”,– дип язды Кәвәлдән Зоя Шипшова.

 

 


Келәүне Керәшен Сәрдәсенең чиркәвеннән килеп отец Геннадий үткәргән. Җәшерекне башкару өчен барлык уңайлыклар да тудырылган: алдан купельне юу, тирә-ягында чистарту эшләре алып барылган. Чумылырга теләүчеләргә суга керү өчен Казаннан ук зур чан алып кайтырылган.


“Чумылу җәшереге тулаем җиренә житкерелеп башкарылды, һәр чумылучы суда чумылдырылды. Башкарылган эшләренең башында авылдашыбыз Олег Шипшов тора. Аның уң кулы булып, Михаил Саликиев һәм аның хатыны Надежда зур ярдәм күрсәтәләр. Яшь кенә булсалар да бу гаилә чиркәүгә келәүгә йөриләр. Авылдашлар бәйрәмнәрдә актив катнаша, ярдәм итә. Оештырып йөрүче егетләребезгә, барлык авыл халкына чын күңелдән”– дип сүзен тәмамлады Зоя.

 

Минзәлә районының Түбән Юшады авылында да престол бәйрәмнәре – Ибануны билгеләп үттеләр.

“Авыл җыены бик матур узды. Бәйрәм кунаклары өчен Татарстанның халык артисты Вадим Захаров чыгышы – күңелле сюрприз булды. Аның җырлары астында бәйрәм кунаклары җырладылар да, биеделәр дә, ә тәнәфесләрдә зур рәхәтлек белән төрле күңелле уеннарда катнашалар. Юбилярларыбыз да игътибарсыз калмады, алар бик күп җылы теләкләр һәм спонсорлык акчасына сатып алынган кыйммәтле бүләкләр алдылар. 66 ел бәхетле гомер итүче ирле-хатынлы Александра һәм Алексей Арзамасовлар да изге теләкләр белән котлаулар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.
Безнең күптәнге дусларыбыз, Яңа Мәлкән мәдәният йортының «Мәлкәнәй» халык фольклор ансамбле тамашачыларны үзләренең җырлары һәм иҗади чыгышлары белән сөендерде»,– дип хәбәр итте авылдан Наталья Чепкасова.

Мамадыш районының Албай чиркәвендә Литургия узган. Бу хакта усали авылында яшәүче Лидия пасыева язды:

Берничә көн элек үзебезнең керәшен священнигы отец Геннадий Сизов тарафыннан керәшенчә келәү уздырылачагы турында авыл кешеләренә белдерү җибәрелгәнен ишеткән идем. Кызганыч, службада үзем була алмадым. Ничек узды икән келәү, бераз кеше килдеме икән, дигән сорау белән албайлыларга барыбер шалтыратып алдым. Бүген, 7нче июль көнне, чиркәүгә 15ләп кеше килгәч, ару булган әле дип сөендем. Ник дисәң, җиләк вакыты, албайлыларның шәп җиләкчеләр икәнен беләм инде мин. Көне дә эсселәрдән соң бераз сулу алдырды бит бүген.

Үземне Албай чиркәве тарихын азмы-күпме белүче кешегә санасам да (берничә тапкыр биредәге чиркәү турында чыгышлар ясаганым бар, югыйсә, берничә язмам да бар), отец Димитрийга дәшеп алмыйча булдыра алмадым. (Юлдадыр дип, отец Геннадийны борчымадым) Соравым: «Албайлыларның престол бәйрәме Питрау түгелмени?» - иде.

Отец Димитрий:

«Юк бит, революциягә кадәр үк, чиркәү төзелгәннән бирле Иоанн Чумылдыручы туган көне – албайлыларның престол бәйрәме, русча Изге Иоанн Предтеча Рождествосы була», - дип минем буталуымны төзәтте.

Келәү узганга сөенүен сөендем дә, тик үзенең исемен әйтми калдырырга кушкан олы яшьтәге бер түти телефоннан эчен бушатты:

«Олы бәйрәм бит инде, хуҗасызлыкка эчем пошып кайттым. Өр-яңа чиркәвебез мескен күк басып тора, ичмаса батюшка киләсе билгеле булгач та кырыйларындагы печәнне чабып куеп була бит инде. Эче дә тузанга баткан, батюшканы көттереп себереп алдык. И картайдык шул, болай тотмас идек», - дип уфтанды.  

Сизовларны авыл халкы үз итә.Үз кешебезгә сорау бирүе дә, үз телебездә аралашуы да рәхәт. Елмаеп торучы, мөлаем, гади отец Геннадий үзе дә керәшеннәребезне бик ярата, сорау бирүчеләргә рәхәтләнеп җавап бирә. Мин сөйләшеп алган кешеләр - барысы да шушы фикерне әйтә. Җазык әйтеп, өлеш алучылар да булган. Бу юлы да отец Геннадийга рәхмәтләрен әйтеп, тагын чакырып калганнар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев