Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылларда “Ярдәм янәшә” акциясе дәвам итә

Районнардан махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү хакында язып торалар.

Кукмара районының Үрәсбаш мәдәният йортында “Ярдәм янәшә” акциясенә кушылып өй токмачы әзерләделәр.

Эшне клуб җитәкчесе Оксана Сафарова, китапханәче Алина Павловалар оештырган.

“Кичен хатын-кызлар белән җыелышып, махсус хәрби операциядәге егетләргә күңел җылыбызны биреп өй токмачы әзерләдек. Без биредә булсак та, йөрәгебез, күңелебез белән егетләребез янында. Дөньялар тынычланып, тизрәк якыннары янына кайтсыннар иде алар”, - диде клуб җитәкчесе.

Әлеге изге эшкә авылдашлары бик теләп кушылган.

 

 

Зәй районында, 23нче февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Баграж җирлегенә караган 3 авылда да СВОда булган авылдашлары өчен посылкалар әзерләү эше киң колач алды.

"Сарсаз, Урта, Югары Баграж авыллары халкы хәлләреннән килгәнчә акчалата ярдәм итәләр. Сарсаз Баграждан егетлэр өчен эчке киемнэр тегеп китерделәр. Мәктәп укучылары окоп шәмнәре ясадылар, хатлар язып, рәсемнәр ясап җибәрделәр. Югары Баграж хатын-кызлары өй токмачлары кистеләр. Ә Урта Багражлылар Сарсаз кызлары белән ике смена ясап маскировка челтәрләре үрделәр.Һәркемнең дә теләге бер – егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын туган нигезләренә. Жыелган акчаларга егетләргә кирәк әйберләрне сатып алып, җыеп, посылкалар җибәрелде.Егетләребезгә ярдәм курсәткән барлык авыл кешеләренә бик зур рәхмәт, исән-сау булырга язсын барыбызга да"- дип яздылар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев