Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылдашлар җыелган җирдә

19 август көнне Питрәч районы Кәвәл авылының Ишей урамы очрашуы булып узган. Бирегә бер-берсен гомер буе белгән авылдашлар да, бөтенләй таныш булмаган кешеләр дә җыелган.

Бу урам җыенының башлап җибәрүчесе – тумышы белән Кәвәлдән булган, хәзер инде Казанда яшәүче Иван дәдәй Миронов. 19 август көнне урам бәйрәмендә очрашып, яшь чакларны искә алып утырырга тәкъдим итте ул.

Иван дәдәй “вотсап”та төркем ясады. Монда, күбесенчә, урта буын кешеләре кушылды, ә кайберләре инде авылда яшәми, туган йортлары да юк. Әмма алар авылларын хаман да искә алып, яңалыкларын белешеп торалар.

Иван дәдәйләрнең төп нигезләре каршысына (Ишейнең үзәгендә) озын өстәл-эскәмияләр куелды, оста куллы, урамыбызның уңган хуҗабикәләре Мария җиңги, Нина җинги, Люба түти, Тамара, Регина киленнәр мул итеп өстәл әзерләде. Мангалларда кызарып шашлык пеште. Күптән күрешмәгән авылдашлар яшьлек хатирәләрен яңартып, сөйләшеп туймады. Матур-матур җырлар да җырланды, түгәрәк уеннар да уйналды. Алтынчы, җиденче, хәтта сигезенче дистәләрен ваклаган күршеләр, яшьләрен онытып, биюгә кушылды. Урамының үзенең гармунчылары да, җырчылары да бар. Иван һәм Миша дәдәйләр өздереп гармунда уйнаса, Юрий Макаров “Эх, Ишей урамнары” дигән үзе язган җырын сузды. Семён Куянов үзенең матур шигырьләре белән, Аннук түти моңлы тавышы белән барысын да шаккаттырды.

Кыскасы, гомергә беренче тапкыр уздырган урам бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килде. Икенче елга, Тройсын бәйрәмендә очрашабыз, дип сүз куешып, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Бәйрәм бетүен бетте, тик минем күңел тынычланмады бит әле. Мин белмәгән күпме кеше яшәгән икән бит данлыклы Ишей урамында. Ишле өйлеләрнең һәрберсен барлап, очына чыгарга хәзер минем исәп.

Тамара Муханова (Макарова)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кызым бик куңелгә ятышлы, мәгънәви, йөгерек тел белән язгансың, әфәрин.Урамыбыз да кемнәр гөмер итүенә дә битарав тугеллегең, күңел турләренә тагын да бер канәгатьле рәхәтлек өсти.