Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авылда кызу эш өсте

Күпчелек кеше шәһәр тормышын сайлаганда, булдыклы карендәшләр авыл җирендә дөнья көтә.

Җәй җитте исә, авылда тормыш тагын да гөрли башлый. Иртән авыл кешесен кошлар сайравы түгел, ә печән чапкыч гөрелтесе, сыерлар мөгерәве уята. Димәк, авылда тормыш дәвам итә, аның киләчәге бар, дигән сүз. Авыллардагы җәйге тормыш турында төрле якта яшәүче карендәшләр белән сөйләштек.

 

Читкә китмәдек

Балык Бистәсенең Олы Мәшләк авылында туып, шунда яшәүче Валентина Вафина:

“Укытучы булып эшлим. Авыл кешесенә кияүгә чыгып, ике кыз үстердек. Читкә китүне уйламадык та. Авыл тормышы, аның табигате, һавасы ошый. Тик ирем, фаҗигале төстә, бу дөньядан яшьли китеп барды. Ялгыз булсам да, хуҗалыгымны алып барам. Балалар бәләкәй вакытта сыер да асрадым, хәзер авылда көтү чыкмагач, мал асравы кыенрак, шуңа бетердем. Элегрәк йөзәр баш сыер була иде авыл көтүендә. Хәзер мал асраучы да сирәгәйде. Сыерлары булган кешеләр, болынлыкта арканлап куя, я электр көтүлеге куллана. Авылда яшьләрдән калып, төпләнүчеләр юк дәрәҗәсендә. Күбесе – пенсия яшендәгеләр. Алар да тырыша: көченнән килгәне сыерын, бозавын асрый, кайберәүләр кәҗә тота, күпләп кош-корт ала. Бакчасында җиләк-җимешен, яшелчәсен үстерә.

Маллар өчен печәнне моннан егерме еллар элек, болынлыклардан, юл буйларыннан чапсак, хәзер күп кеше бәрәңгене әзрәк калдырып, бакчаларында үстерә. Ә икмәкне сатып алалар. Шуңа, бер генә мал асрауның әллә ни файдасы бардыр дип уйламыйм. Шулай да, авылда сөт җыючы шәхси эшмәкәрләр бар. Алар төрле авыллардан җыялар.

Үзем җәйне бакчада бәрәңге, кишер, кабак, кыяр, помидор, бакча җиләкләре үстереп үткәрәм. Бакчада эшләргә яратам, анда үземә рәхәтлек, рухи ял алам. Болынга җиләк җыярга йөрибез. Аны юлга алып чыгып сатабыз да. Урманда булырга, табигать белән хозурланырга да җаен табабыз. Бу миңа әтиемнән килгәндер, ул мине бәләкәй чагымнан үзе белән ияртеп, кышын чаңгы, җәен җәяү һәм мотоциклда йөртте. Авылның чишмәләре, тау, калкулык атамалары, истәлекле урыннары белән таныштыра иде”, – дип сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев