«Авыл укытучысы» программасын гамәлгә ашыру 2030 елга кадәр озайтылачак
Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Анадырь шәһәрендә яшәүчеләр белән очрашуда белдерде (трансляция Кремльнең матбугат хезмәте Telegram-каналында оештырылды).
Путин «Авыл укытучысы» программасын 2030 елга кадәр озайтты.
«Әлбәттә, программаны озайтырга кирәк. Без аны 2030 елга кадәр озайтачакбыз, ул кирәк. Хәзер саннарны кабатламыйм. Гомумән алганда, ил буенча да, Ерак Көнчыгышта да программа нәтиҗәле эшли, кешеләр килә», — дип әлеге күренешкә үз бәясе белән уртаклашты дәүләт башлыгы.
Президент ассызыклаганча, яшь педагогларга 2 млн сум башлангыч капитал бирүдән тыш, аларга һәм аларның гаилә әгъзаларына торак белән, шулай ук көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәргә кирәк.
2022 елдан «Авыл укытучысы» программасы «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектына кертелгән. Милли проектлар хәзерге төрендә илдә 2019 елдан Россия Президенты Владимир Путин карары белән гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев