Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл җанлы шәһәр эшмәкәре

«Лидия, сәлам! Хәлләрегез ничек? Бер килешме?» — дип телефоннан хәл белешеп ала торган гадәте бар аның. Туганың хәл белешкәч, күңелгә рәхәт булып китә. Динар Пасыев — өченче буын туганым. Бабайларыбыз бертуган безнең, Улыйныкылар. (Уладимер, Владимир исемле булган нәсел кушаматына нигез салган бабабыз.)

Улыйныкылар турырак сүзле халык — ялагайлану, кирәкмәгәнгә яраклашуны бик өнәмибез, туп-туры итеп, кыек-мыексыз гына сөйләшәбез, кыскасы, төчеләнә белмибез инде без. Динар белән дә шулайрак сөйләшәбез бугай... Владимирга кайтып, туган авылына әле теге, әле бу игелекле эшен эшләп китәргә ярата ул. «Молодец инде син, малай!» — дисәм, «Мактама әле, син мактасын өчен эшләмәгән идем мин аны, күңел шулай кушканга», — дип, кычкырып көлә-көлә, авызны томалый да куя ул. 

Владимир халкы бик тә рәхмәтле аңа. Бу авылның суы шундый бугай: бездә җыр-моңга, шигърияткә сәләтлеләр генә түгел, авыл, аны яшәтү өчен күңелләрен биреп, булышырга торучылар да хәйран. Шундыйларның берсе — Түбән Камадагы «Спецтяжтранс» җәмгыяте җитәкчесе Динар Пасыев. Авыл уртасында Бөек Ватан сугышында катнашканнар өчен һәйкәлне дә ул салдыртты, владимирлыларның изге урынын — Биек тау чишмәсен дә ул яңартты, Сон күперен дә ул эшләтте. (Сон авылларына чыга торган күпер булган ул элек.) Владимир мәктәбенә "Кыш бабай күчтәнәче«н дә ул китерттерә, Галина Михайлова җитәкләгән «Талир тәңкә» ансамбле кызларын да ул «киендерә», Сабантуйларын үткәрүчеләр, бәйрәмне ямьләндерүче артистлар тарафыннан халык алдында әйтелгән рәхмәт сүзләрен дә күп ишетә ул — заманча әйтсәк, бәйрәмнең спонсоры була. Асфальт юл салалармы, тегендә-монда төзәтү эшләре кирәк буламы, Динар үз өлешен кертми калмый инде. Үзе туып-үскән Владимирга гына түгел, Югары Кыерлы авылына да булышырга җитешә, чөнки ул — күрше авыл кияве. Юл буендагы Тегермән чишмәсе, Җиңү урамындагы юл — аның ярдәме белән эшләнгән объектлар. Бу ике торак пункт та Усалы авыл җирлегенә керә. 

Район җитәкчеләре катнашында уздырыла торган җыеннарда җирлегебез башлыгы Альмир Зыятдинов ничә тапкыр аның исемен рәхмәт белән телгә ала икән! Җирлегебез өчен саллы ярдәм күрсәтә туганыбыз. Әле күптән түгел генә мәдәният хезмәткәрләре махсус хәрби операциягә ярдәм йөзеннән концерт оештырды. «Кайда йөрдең, ник күренмәдең?» — дип, миңа шелтә белдереп шалтыратты җирлегебез депутаты Динар Василович. «Авылда түгел идем, очрашып булмады инде», — дип акланырга туры килде. МХОга да хәйран гына үз өлешен керткән, диделәр.

Шәһәрдә торып, авыл сулышы белән яшәүче эшмәкәр туганым Динар Пасыевка җирлек халкы исеменнән, «Туганайлар» газетасы аша зур рәхмәт җиткерәбез. Туганымның эшләре уң булсын, Ходаебыз аны саклап йөртсен, дигән теләктә калабыз.

Лидия ПАСЫЕВА.
Мамадыш районының Усали авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев