Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Атна уртасында Татарстанда аномаль эсселек көтелә

Татарстанда 37 градус эссе булачак

 Атна ахырына кадәр Татарстанда салкынайтмый, аномаль эсселек көчәя. Иртәгә республика буенча 33 градуска кадәр эсселек көтелә, ә чәршәмбе һава температурасы +37 градуска кадәр күтәрелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлары буенча, иртәгә, 17 августта, көндез республикада һава температурасы +28…+33 градус тирәсе була, ә төнлә +15..+20 градус көтелә.

Чәршәмбе явым-төшем ихтималы аз, ә пәнҗешәмбе кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә республика көнбатыш циклонның җылы секторы йогынтысы зонасына эләгә. Көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан искән җил безнең территориягә эссе һава алып килә.

Шулай итеп, 18 августта һава температурасы көндез +30..+35 градуска кадәр күтәреләчәк, ә төнлә +12..+17 градус, урыны белән +22 градус булырга мөмкин. Көндез, 19 августта һава температурасы +32…+37 градуска кадәр күтәрелә.

Якынча фаразлаулар буенча, җомга һәм шимбә республикада бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасы +17..+22 градустан да түбән төшмәячәк. 20 августта, көндез +32..+37 градуска кадәр күтәрелә, 21 августта +30..+35 градус, ә көнчыгыш районнарда +37 градуска кадәр булыр, дип фаразлыйлар.


ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев