Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ару хәбәр: Чистайның керәшен чиркәве чаңлы булды

Чистай шәһәрендә өч Казан изгесе – Гурий, Варсонофия һәм Герман хөрмәтенә төзелә торган керәшен чиркәвенә 7 бәләкәй чаң кайтартылды.

Аларны Пасхага туры китереп урнаштырырга җыеналар. Димәк, Олы көндә Чистай шәһәре өстенә керәшен чиркәве чаңнарының да авазы таралачак.

Алексеевск благочинные протиерей Павел Чурашов хәбәр итүенчә, бу бәләкәй чаңнарны Ярославль осталары койган. Звоница белән бергә, шул 7 чаңның бәясе 400 мең сум тора.

Чаңнар приход халкыннан кергән акчага сатып алынган. Керәшеннәр генә түгел, Чистайдагы барлык халык – һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып – чаңнар сатып алу өчен чиркәүгә акчалата ярдәм күрсәткән. Билгеле булганча, 2021 елда керәшен чиркәвенә нигез салынгач та, чиркәүгә ярдәм буларак, халык арасында акча җыю башланып киткән иде.

Чиркәү гөмбәзендә барлыгы 11 чаң урнаштырылачак. Чаң кагу ярусы, чаңнары белән бергә, барлыгы 5,5 миллион сумга төшәчәк. Иң олы чаңның авырлыгы 1,5 тонна була.

Сатып алынган 7 чаңның авырлыгы – 7 килограмм, 8 килограмм,16 килограмм, ә иң зурысыныкы әлегә – 64 килограмм. Алга таба кайтартылачак чаңнар 120 килограмм авырлыктан башланып, 1,5 мең тоннага җитәчәк.

Өч Казан изгесе – Гурий, Варсонофия һәм Герман чиркәве приходы настоятеле Павел Чурашов:

“Чиркәүгә чаңнар сатып алу өчен халыктан акча җыю дәвам итә. Алга таба кайтартылачак чаңнарга инде, аларны сатып алу өчен ярдәм иткән кешеләрнең исемнәре дә язылачак. Ә 7 чаңны элеп кую, урнаштыру өчен махсус җайланманы үзебезнең Чистайдагы Владимир Зайцев җитәкчелегендәге оешма ясый”, – дип әйтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев