Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Ару кич»: керәшеннәрне таныту

20 сентябрь көнне республиканың милли китапханәсендә, MOÑ дип исемләнгән уникаль театр мәйданчыгында Президент карамагындагы мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә куела торган «Ару кич», керәшен культурасы белән танышу кичәсе булып узды.

Бирегә керәшеннәр генә түгел, татарлар да, урыслар да килгән иде. Кунаклар җырлы-биюле бәйрәм карап кына түгел, керәшен халкы турындагы кызыклы мәгълүмат белән дә таныштылар.

Керәшен сүзләре белән җәмәгать эшлеклесе, театр режиссёры, педагог, язучы Рабит абый Батулла таныштырды. Аларның дөрес әйтелешен, мәгънәсен аңлатты. Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Ирина Муллина керәшен хатын-кызлары киеме турында сөйләде.

Керәшенчә җырладык, сөйләштек, биеп тә алдык. Борынгы музыка уен кораллары белән дә таныштык әле.  

Очрашуның махсус кунаклары — Татарстанның атказанган артисты Лена Бичарина, җырчы Татьяна Ефремова, Лиана Самойлова белән  Рамилә Шамсемөхәмәтова, «Бәрмәнчек» ансамбле биючеләре шушы кичәне тагын да ямьләндерделәр. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев