Ару гына яшисеңме, Көлкәмәр?
Питрәч районының алтмышлап кеше яшәүче Көлкәмәр авылы табигатьнең иң гүзәл почмагында — Мишә елгасы буенда, урманга якын гына урнашкан.
Авылларның бетеп баруы — бөтен Россия өчен актуаль мәсьәлә. Әле кайчан гына укучылар саны йөзләр белән исәпләнгән гөрләп торган мәктәбе, кибете, фельдшер-акушерлык пункты, клубы булып, хәзер аларның берсе дә калмаган авылларның күбесендә, инде кешеләре дә, йортлары да бармак белән генә санарлык. Уйласаң, исләрең китәрлек. Авыл көннән-көн картая, өлкәннәре бер-бер артлы мәңгелеккә күчә, ә яшьләр читкә китеп баралар. Күренекле кешеләреннән соң истәлеккә бары онытылмаслык эшләре генә кала.
Көл һәм күмер
Керәшен Сәрдәсе авыл җирлегенә кергән Көлкәмәр район үзәгеннән 26 километр еарклыкта, көнчыгыштарак урнашкан. Тарихка күз салсаң, авыл 1621 еллардан билгеле. Халкы элгәредән игенчелек, терлекчелек, йон эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр.
Узган ел ахырында арабыздан мәңгелеккә киткән Иван Долговны укучылары, хезмәттәшләре, авылдашлары хөрмәт белән искә алалар. Көлкәмәр турында бу укытучы ярдәме белән төшерелгән фильмда һәм басылган китапта авылның исеменә кагылышлы язмалар да кертелгән. Бу хакта халыкта төрле фаразлар йөри. Беренче фараз буенча, кешеләр күчеп килеп яши генә башлауга, янгын чыгып, авылның янып беткән булуы мөмкин. Бәлки, шуннан соң алар: «Без яндык, авылыбыздан көл белән күмер генә калды», — дип сөйләп йөргәннәрдер. Менә шуннан бу авыл турында сүз чыкканда, аны көл-күмер авылы дип әйткән булулары бар. Икенче бер фаразда, янәсе, бу авылга нигез салган керәшеннәр күмер яндыру осталары булганнар, диелә. Элгәре тимерчелек белән шɵгыльләнгән кешеләр күмерне шахтадан кайтартмаганнар, күрше-тирәдән күмер яндыручылардан сатып алганнар. «Көлкәмәр» сүзенең «көл» һәм «күмер» сүзләреннән ясалуына тагын бер дәлил китерергә була. «Узган гасырның 70нче елларында, бер көчле язгы ташу вакытында, олы юлдан 60-70 метр читтәрәк, инештә, тау итәгендә җиргә җәелгән такталар чыккан. Инешнең икенче ягында яшәүче Александр Долгов (1917-2001) ул такталарны үз йортына ташыган. Ул: «Безнең бабайлар инештә поташ заводы бар иде дип сөйлиләр иде, бу такталар шул заводның идән такталары булырга тиеш», — дип әйткән. Шул поташ заводы тирәсендә күмер алу өчен агач яндыра торган урын да булган. Ул тирәдә көл белән күмер һәрвакыт күп булган. Олы юлдан узучылар да, авылны шуңа бәйләп, көл-күмер авылы дип әйтмәделәрме икән? Кайсы яктан тикшереп карасак та, «Көлкәмәр» сүзе «көл» һәм «күмер» сүзләреннән ясалган булып чыга. (Иван Долгов, «Көлкәмәр», 2014 ел).
Престол бәйрәме — Симек
Безне авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов каршы алды.
«Авылда халык саны көннән-көн кими. Казан шәһәренең якын булуы да, авылда яшьләр өчен эш юклык та, халыкны читкә китәргә мәҗбүр итә. Хәзерге вакытта Көлкәмәрдә барлыгы 60 тирәсе кеше яши, 58 йорт. Клубы да, мәктәбе дә юк», — диде ул.
Кешеләре аз булса да, авыл урамнары чиста, каралты-куралары яңартылган, төзек йортлар да шактый. Димәк, авылны бөтенләй ташламыйлар, яшьләр читтән ял итәргә булса да кайтып йөриләр. Көлкәмәр халкының тырыш, кунакчыл, җыр-биюгә оста икәнлекләрен, Симекнең үз престол бәйрәмнәре булуын да ишетеп белә идек.
«Авыл халкы борынгы йола-гадәтләрне хәзер дә саклап яши. Симекне үткәрү гадәте шактый еллардан бирле дәвам итә. Элек халык бәйрәмне үзе акча җыеп һәм җирле фермер Сергей Николаев, авылның активы Иван Долгов ярдәме белән уздыра иде. Хәзер дә бәйрәм уздырулар тукталмады. Бездән дә, авыл халкыннан да булышлык зур. Бергәләп матур итеп оештырабыз», — дип дәвам итте сүзен авыл җирлеге башлыгы.
Үзләрендә клуб булмаганлыктан, сәхнәләштерү эшләрен Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре үз өстенә ала.
«Бик теләп үткәрәбез бәйрәмнәрне. Симек көнне Көлкәмәрнең авылда һәм читтә яшәүче үз халкы да, тирә-күрше авыллардан да шактый кеше җыела. Керәшен Сәрдәсенең «Чулпы» ансамбле дә катнаша. Көлкәмәрлеләр үзләре дә җыр-моңга артистлардан калыша торган түгел, күңелле үтә«,— дип сөйләде Керәшен Сәрдәсе авылы мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов. Бу ике авыл бик тыгыз бәйләнештә. Барлык эшләре дә, бәйрәмнәре дә уртак. Бер-берсе белән ярдәмләшеп, матур гына яшәп яталар.
«Һәркайсы туганым кебек»
28 ел гомерен шушы авылның фельдшер-акушерлык пунктында эшләп, андагы халыкның саулыгын саклау, кирәк чакта ярдәм итү өчен күп көчен биргән Татьяна Афанасьева белән сөйләштек.
«Ике ел элек, Көлкәмәрдә ФАП бетерелгәч, туган авылым Керәшен Сәрдәсенә күчтем. Бездә халык бик әйбәт, хезмәтемнән бер дә зарланмыйм. Бик күп еллар көлкәмәрлеләр янында булганга, аларны бүген дә сагынып яшим. Кайчан килсәләр дә, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Авылда бит инде күбесенчә өлкән яшьтәгеләр, аларга медицина ярдәменнән башка яшәве читен, бик жәллим үзләрен. Андагы һәр йортның кешегә сөйләмәс серләрен, авыруларның тарихын белә идем. Шулкадәр якын итәләр иде, һәркайсы туганым кебек. Клубтан, китапханәдән башка тора алса да, медпункт булмавы читен инде. Үзем Керәшен Сәрдәсендә яшәгәч, Көлкәмәргә җәяү дә, скутер белән дә, кышын чаңгыда да йөри идем. Әлбәттә, монда да кешеләр белән гел җылы мөнәсәбәттәмен. Без бит медицина хезмәткәре генә түгел, психолог ролен дә үтәүчеләр. Медцина тармагында стажым 35 ел инде, районнан да, сәламәтлек министрлыгыннан да Мактау грамоталары, бик күп бүләкләр алдым. Ирем Иван белән ике бала үстердек. Ул тракторчы булып эшләде. Өйдә маллар асрыйбыз, бакчабыз зур, барысына да өлгерергә тырышабыз. Алай гына түгел, ансамбльгә дә йөрим, спорт белән шөгыльләнергә дә, төрле конкурсларда һәм йөгерү, йөзү буенча спартакиадаларда катнашырга да җитешәм. Әле эрләү, бәйләү, чигүгә дә вакыт калдырам», — дип сөйләде ул.
Ике генә урамлы Көлкәмәр авылы буйлап юлны дәвам иттек.
Кунакчыл түтиләре
«Монда озак еллар колхоз председателе, соңрак фермер булган Сергей Николаевның хатыны Роза түти яши. Авылга килеп, аны күрми китсәгез, дөрес булмас, дип, бер йортны күрсәтте безгә Николай Васильевич. Нигә шулай әйткәнен соңрак аңладык. Роза Федоровна шулкадәр ачык йөзле, аралашучан кеше булып чыкты. Алай гына да түгел, матур итеп җырлый да икән әле ул.
«Шушы авылда туып-үстем. Шушы авыл егетен сөйдем, сигез еллап очрашып йөргәч, аңа кияүгә киттем. Ирем кайда гына эшләсә дә, туган нигезен ташламады. Аңа кечкенәдән авыл тормышының, икмәк үстерүнең авырлыгын татырга туры килә. Мәктәптә укыган елларында ук әтисе белән комбайнда иген ура, суга. Яшьтәшләре урамда уйнаганда, көннәр буе Мишәдә су коенганда, Сергей иртәдән кичкә кадәр кырда эшли. Кечкенәдән авыр эшкә җигелгәч, җаны бизеп, авылдан китәр, дип әйтүчеләр дә була. Әмма аны кырлар үзенә тарта. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Максаты — агроном булу, колхоз кырларының уңдырышлылыгын арттыру була. Үз максатына иреште ул. Көлкәмәр совет чорында ук кими башлап, бетүгә йөз тоткан авыл иде. Сергей Николаев, хуҗалык җитәкчесе булгач, өйләр салдырып, газлар керттереп яшьләрне авылда калдыруга да өлеш кертте. Хезмәтен бәяләп атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеме дә бирелде аңа. Тик гомере генә озын булмады, үткән елның көзендә мәңгелеккә күчте. Үзем 21 ел китапханәче, больницада завхоз булып та эшләргә туры килде. Беркайчан да авыл тормышыннан зарланмадым. Өч бала үстердек. Николай белән Иван юридик белем алдылар, Алексей танк училищесында укыды. Тик, тормыш бит, агын да, карасын да күрсәтә. Иваныбыз кинәт авырап, 35 яшендә мәңгелеккә күчте. Ике кызы калды. Балалар бик еш кайтып йөриләр, бәйрәмнәрдә барыбыз бергә җыелабыз. Элгәре бәйрәмнәрне үзебез дә оештыра, җырлаша да, уйный да идек. Туйларда аргыш ролен дә алып бардык әле. Авыл кешесенә хас булганча терлегеген да тоттык, бәрәңгесен дә үстердек, җиләк-җимештән тәм-том да әзерләдек. Хәзер дә яшәве рәхәт, авылыбызда юллар әйбәт, атна саен районнан машина белән көнкүреш кирәк-ярагы, ашамлык алып килеп саталар. Кибет ачам дигән кешегә буш «будка» да бар, кирәк икән бирәм», — дип сөйләүче Роза түти безгә әле җырлап та күрсәтте
Вера Романова да шушы авыл кызы. Үз авылы кешесенә кияүгә чыгып, шунда 52 ел бергәләп гомер итәләр.
«Фермада да, больницада да, сөт җыючы булып та эшләргә туры килде. Яшьтәшләрем юк диярлек инде. Авылда миннән өлкәнрәк өч кенә әби бар. Кызларыбызның икесе дә үз тормышлары белән яшиләр, 4 оныгыбыз бар. Авылда калмадылар, яшьләр гел читкә тартыла. Авылда эш юк, мәктәп юк. Без пенсионерлар тик тормыйбыз инде, кул эшләре тотабыз. Элгәре бик чигәргә дә ярата идем, хәзер бәйләү белән шөгыльләнәм. Керәшеннәргә хас булганча, безнең якта да өй киендерү йоласы бар иде. Хәзер әкренләп бетеп тә бара инде. Яшь чакта бирнә өчен чиккән тәре аллары, мендәрләр әле дә саклана», — дип үзенең тормышы белән таныштырып үтте.
Сүзгә Роза түти дә кушылды: «Элгәре бигрәк күңелле булган инде. Клублар гөрләп торды. Авылда кеше, бигрәк тә яшьләр күп иде. И, аларның чабата биюләре, матур итеп җыру сузулары».
Көлкәмәрнең элекке үз көен, үз җыруын гына белмиләр икән. "Авылның талантлы әбиләре юк шул инде хәзер, алар белгәннәрдер дә. Яшь чакта бик уйланылмый бит. Үзебез белгән җыруларны яздырып та, язып та куйгалыйбыз. Бәйрәмнәрдә яшьләргә җырлап күрсәтәбез«,— диделәр дә, икәүләшеп кунак җыруларын башкардылар.
Ә менә аз сүзле Екатерина Блаченова үзенең җыйнак өендә «Туганайларны» яратып укыйм мин» дип каршы алды. Аның белән без туй йолалары, элгәреге истәлекле фотолар турында әңгәмә корып алдык. Күптән түгел генә оныгы Аиданың да туе керәшен йолаларына туры китереп үткәрелүен әйтеп үтте.
«Ә мин үзем кыз саттым. Элгәредән килгән йола бит, ничек «бушлай» бирәсең, — дип көлдереп алды ул. — Элек килен бирнә әзерли иде, сандыгына үзе чиккән, теккән әйберләр куела. Туй табыны түрендә кода-кодачалар утыра. Ә кунакларны кабул иткән як, аларны хөрмәтләп, җырлый-җырый сыйлый. Хәзерге вакытта күп парлар туйларын кафеда үткәрә. Элек ул өйдә була һәм берничә көн дәвам итә, кеше дә күп җыела, иде. Барысы да керәшен киемнәреннән була. Миндә дә үзебезнең генә түгел, ә әби һәм җырак әбиләрем фотолары да саклана». Кәтернә түти безгә дә ул кадерле фотоларын күрсәтте.
Көлкәмәрдән чыгып киткәндә, очар кошлар кебек, туган нигезләреннән төрле якларга таралышкан уллары һәм кызлары да үз якларын сагынадыр, авылның елдан-ел кечерәя баруына йөрәкләре сызлыйдыр, дигән уйлар килде. Яшәсен иде авыллар…
Көлкәмәр авылыннан фоторепортаж
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев