Артем Пискунов: «Шаянлык, җор теллелек — гаиләдән, керәшенлектән килә»
Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Артем Пискунов белән әңгәмәдән өзек.
— Актерларның төрлесе була. Үз эшләрен механик рәвештә башкаручылар булган кебек, шушы хезмәт, һөнәр белән яшәүче актерлар да бар.
—Сәхнәгә менгәнсең икән, бигрәк тә театр өлкәсендә, син сәхнәдән тамашачыга нәрсәдер әйтергә тиеш. Спектакльдә бирелеп уйнаганда тамашачы театрдан үзенә шуннан әхлак алып, җан җылысы табып кайтып китәргә тиеш, чөнки без театрда җан дәвалау белән шөгыльләнәбез. Кеше үзенә тормышта җавап таба алмаган сорауларга театрга килеп, спектакль карап, җавап табарга тиеш. Аннары тагын бер җаваплылык — кеше син уйныйсы әсәрне укып килгән икән, хәзер бигрәк тә проза, чәчмә әсәрләрне сценарий ясап куялар, бу — тагын да җаваплы. «Карале, бу образны ничек итеп ачкан! Мин аны болай күз алдына китермәгән идем. Бу әсәрне, авторны тагын да зурайтып, тирәнәйтеп, аңа җан биреп уйный», — дип әйтергә тиеш.
Театр училищесына укырга кергәндә, мин ни белән шөгыльләнәчәгемне аңламый идем. Килеп шигырь сөйләп, кирәк чагында җырлап-биеп йөри торган бер кеше булырмын, дип уйлаган идем. Ләкин «актерлык осталыгы» дигән дәрес бар. Син сәхнәдә үзеңне тотарга, сөйләргә өйрәнәсең. Сөйләмең, хәрәкәтләрең, биюең камил булырга тиеш. Болар барысы да ни өчен эшләнә? Бөтен кеше дә сәхнәдә үзен тормыштагы төсле тотмый. Кешегә микрофон бирсәң дә каушап кала, үзен тормыштагыча тотмый, йомыла, кысыла, багана шикелле катып кала, йөри алмый башлый. Ә артистлар алай булырга тиеш түгел. Иң мөһиме — сәхнәгә ни өчен чыкканыңны белеп чыгу.
— Репетицияләргә соңга калганың бармы?
— Юк түгел, булды, ләкин юк-бар сәбәп белән 1 тапкыр гына. Бу — мәңге истә калырлык булды. Үзем искә төшерсәм дә кызарам. Йоклап калганмын. Мин, гомумән, соңга кала торган кеше түгел. Ул вакытта труппа мөдире Таһир Мөхәммәтҗанович мине килеп җитә дип уйлаган булса кирәк. 10 минут кала миңа шалтыраталар. «Син кая?» — дигән фразага күземне ачтым. Кая икәнемне аңлап, дөбер-шатыр киенеп, сыздым театрга.
— Гомумән, артист өчен йокы ничәнче урында булырга тиеш?
— Соңгыдыр инде. Йокысыз булмый, кеше ансыз акылдан яза, ләкин артист кешегә йокы аз эләгә. Йоклап китәр алдыннан да без репетициядә әйтелгән киңәшләрне, бию хәрәкәтләрен тагын бер кат барлап чыгабыз. Артист йоклаганда да театр хакында уйлап ятарга тиеш була. Үзең уйлап кара, 22:00 гына кайтып җителә. Гадәттә, машина куяр урын юк, аны эзләп табасы була. Баланы кемнәрдәндер кереп алырга, йоклатырга кирәк. Төнге уникесез, сәгать берсез йоклап булмый. Иртән баланы тагын балалар бакчасына илтергә кирәк... Әле зарланып утыра дип уйлама, 7 сәгать йокы җитә инде. Минем 2-2,5 тәүлек йокламаган вакытлар бар. Ләкин бу очракта да артист йокы эләкмәгәнлеген тоеп, үз хис-кичерешләрен истә калдырырга тиеш, чөнки йокламаган, йоклый алмаган образларда шуны дөрес итеп, тамашачыңны ышандырып уйный аласың. Шул ягы да бар.
— Сер түгел, күп тамашачы сине комик амплуада кабул итәргә күнеккән. Ләкин синең эчеңдә шулкадәр зур драматик артист утыра сыман.
— Драмалар да уйналды инде. Нәрсә белән бәйледер, ләкин тамашачы фикере болайрак яңгырый бу очракта: «Комедияләр күбрәк истә кала, аларга кабат-кабат йөриләр». Тамашачы тормыш авырлыгыннан туеп, үзе дә күбрәк комедия сорый. Соңгы арада трагедияләр дә уйналды. Миңа трагиклар булса да, тискәре образларны күбрәк бирәләр. Күрәсең, миндә ниндидер усаллык бардыр инде. Ләкин мин һәр тискәре образда да ниндидер яктылык, дөреслек эзләргә тырышам. Ул — һәр артист өчен дә шәп киңәш. Алар бит тикмәгә генә тискәре түгел. Алар бит андый булып тумаган, ниндидер сәбәпләр аркасында гына шундыйга әйләнгәннәр.
— Шуклык, шаянлык, җор теллелек гаиләдән киләме?
— Гаиләдән дә, керәшенлектән дә. Без бит — ачык күңелле, бәйрәмнәрдән ямь таба торган, яхшылык тели торган, авырлыкларны бергә кичерә торган кешеләр. Керәшен авылында үскәч, миңа ул күбрәк йоккан, күрәсең. Без кояш ямен табып яши торган халык. Шуңа күрә үзебез дә кояш шикелле. Минем әтием — керәшен, сөйләшүебез чеп-чи татарча. Горурланып әйтәм, керәшеннәр алар татарларга караганда да татарча чистарак сөйләшәләр. Шуңа күрә чеп-чиста татарча сөйләшә торган Олег Романович минем папа! Мама инде — Актаныш кызы, Гәрәй авылыннан. Минзәләдә укып, безнең күрше авылга башлангыч сыйныфлар укытучысы булып килә, шуннан аны папа алып кайта инде. Без — 5 бала, бишебез дә җор телле. Минем абый-апаларым төрле һөнәр ияләре, ләкин иң мөһиме — һәрберебез дә укыган һөнәрләребезгә тугры, шул өлкәдә эшлибез. Апам 77 һөнәр иясе — программист та, бухгалтер да, укытучы да. Һәрберсенә дипломы бар. Һәм һәр профессиясендә эшли. Абый — эретеп ябыштыручы, шуңа укып чыкты һәм эшли. Тагын бер абый — ветеринар. Мин — артист, кече энекәш — сәүдә-икътисад юнәлешендә укыды һәм хәзер бизнеста.
— Әти-әниең синең артист булуыңны теләде, димәк?
— Мин балачактан компания үзәгендә идем. Һәрвакытта да «үрдәк күте ашаган» кеше кебек «быкы-быкы». Күмәк эшкә тотынсак та, абыйлар: «Тукта инде, сине тыңлап, колак арып бетте бит инде», — дип сүгәләр иде. Укытучы баласы булгач, мине һәрвакытта шигырь сөйләргә, биергә алалар иде. Әмма шунысы кызык: мәктәптә укыганда бер тапкыр да спектакльдә уйнап караган юк иде. Артист булуым әти-әнинең җайлап китереп чыгаруыдыр инде бу. Моны күп тапкырлар сөйләгәнем бар. Кыскача гына әйткәндә, әти-әни театр училищесы дигәнне гомумән белмәгәннәр. Балачактан: «Син — артист, укып торасы юк. Барасың да уйныйсың», — диделәр. Берәрсенә ияреп китәр, дип уйлаганнардыр. Безгә Минзәлә театры килгәч, бер актриса аңлатты, һәм без Казанга юл тоттык. Шуннан башланды да инде бу әкият. Тиктомалдан еларга, кычкырырга, янгын чыккан күрше йорттан әбиеңне коткарырга — гомумән, миңа хас булмаган нәрсәләр эшләргә кушалар. Әлбәттә, үз компанияңдә шаярып йөрү — бер хәл, ә сиңа ят җирдә күңелеңне ачып нәрсәдер сөйләргә, нәрсәдер эшләргә кирәк.
— Сез Тинчурин театрында бик тиз популярлашып киттегез. Бүген дә яшьләр килә, сезнең труппа һәрдаим яшәреп тора, ләкин алар андый популярлыкка әле ирешә алмадылар. Моның сере нидә?
— Беренче чиратта, тырышлык. Театрга ыштан туздырырга килергә кирәкми. Син һәрвакытта да беренче булырга тырышырга тиешсең. Ниндидер җиңеллек белән түгел, ә чын мәгънәсендә фундаменталь рәвештә үзеңә басарга баскычлар ясап, өскә, югарыга менергә тиешсең. Чери торган агач баскыч түгел, нык баскыч кирәк. Артист һәрвакытта да профессиональлеккә омтылырга тиеш, чөнки «театр училищесыннан соң укымасам да ярый» дигән фикер — түбәнгә илтә торган фикер. Син югалачаксың. Театр училищесында укыган белән театрда 3 ел да эшләп булмый. Һәрвакытта да яңарырга тиешсең. Икенчедән, артистны күрә белергә, ача белергә кирәк. Син труппага килеп керү белән режиссер сиңа игътибар итәргә тиеш. Ул артистны алга этәрә, анда ниндидер яңалык эзли, үзенчәлеген табып, әле театрда булмаган рольләр ясарга тырыша ул аннан. Өченчесе, режиссер — педагог, бик көчле укытучы булырга тиеш. Безгә шул ягы белән бәхет елмайды. Рәшит Заһидуллин — бик көчле укытучы, режиссер, театрны ярата торган кеше. Шуңа күрә без кабындык, баскычларын салдык һәм хәзер дә салып киләбез. Әлбәттә, җиңел булмады, елаулар, күз яшьләре аша килдек. Артист эше — ул психологик эш. Синең күңелең белән уйныйлар. Син аннан яңа хис тартып чыгарырга тиеш.
— Хатының Резидәнең бүген синнән популяррак булуы ачуыңны китермиме?
— Юк, һич кенә дә. Мин хатын-кызлар белән гомумән ярышмадым. Һәр кешенең үз юлы. Мин һич тә икеләнмичә әйтә алам: Резидә ул — хатын-кызлар арасында иң популяр, иң талантлы, иң оста артист. Ул күп итеп үз өстендә эшли. Һәрвакыт яңа эштә, мәдәнияттә, балалар укытуда. Җырласа, үзәкләргә үтеп керерлек итеп җырлый, уйнаса — җаныңны сыгып алырлык итеп уйный. Тормышта яшәгәндә дә хатыным буларак искиткеч. Ходайга аның белән таныштырган, очраштырган өчен мең рәхмәт. Ничә еллар мин аны үземә каратырга тырыштым һәм моның өчен үкенмим. Хәзергә кадәр яратышып яшибез, малай үсеп килә.
— Артем, соңгы елларда без синең тагын бер талантыңны ачтык бит. Җырлар язасың, аларны үзең башкарасың да.
—Студент вакыттан ук яза башлаган идем, моның сәбәбе — Резидәгә гашыйк булу. Иң беренче язылган җырым аңа багышланган иде. Шуннан китте инде. Илһам килгән чаклар була, яки нәрсә беләндер килешмисең дә, шуңа тиз генә сүзләре дә языла. Гитараны аласың да уйный башласың. Үземне искитмәле көйләр язам дия алмыйм. Мин һәрвакытта да гитара белән язам. Шулай да соңгы язган «Татарстан» дигән җырым шактый танылды. Мин аның белән «Яңа татар җыры»нда икенче урын алдым, тамашачыларга ул бик ошый. Әлбәттә, мин аларны радиога биреп, аранжировкалар ясап маташмыйм. Кем белә — шул белә.
— Алга таба ниндидер кичә, концерт ясау теләге дә бардыр.
— Бар, җырлар шактый җыелды. Заманасында, яшь чак — җүләр чакта, концерт та куйдым. Аннан соң, мәңге концерт оештырмыйм дип, үземә сүз биргән идем. Шуңа күрә хыялда түгел, алай булса, бик еракта булыр иде, киләчәктә планнар бар. Фатирник форматында бер кичә оештырып аласы килә.
— Артем, җитди һәм мәгънәле дә әңгәмә өчен рәхмәт. Безнең фикерләр кемгәдер барып җиткәндер, аңлашылгандыр, дип уйлыйм.
—Гел борчылмыйм мин ул хакта. Мин ул яктан бик ачык кеше булдым, ниндидер кыйналулардан курыкмадым. Мәдәният, театр өлкәсенә кагылышлы серләрем булмагач, «тегеләй әйтте бит ул» дип «җиткерә» алмыйлар, чөнки ул кешеләр: «Мин аны синнән башка да беләм инде», — дип әйтәчәкләр. Пискуновның нәрсә эшләгәнен, ни уйлаганын, ни теләгәнен бөтен кеше дә белә, ул яктан бик ачык. Тамашачыларны барлык театрларда да көтеп калам. Театрга йөрергә, яратырга кирәк. Театрда начарлыкка өйрәтмиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев