Артем Пискунов: “Керәшен йортына бик сөенеп киләм”
Я.Емельянов исемендәге үзәктә керәшен егете, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Артем Пискунов белән туры эфирда әңгәмә оештырылды.
4-14 мартта Я. Емельянов исемендәге үзәктә Мөслим керәшеннәре декадасы узды. Шушы уңайдан, үзәк группасында бу як керәшеннәре турында кызыклы мәгълүматлар, фото, видеолар, әңгәмәләр урнаштырыла.
Туры эфирда әңгәмәне Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Дмитрий Баранов алып барды.
Артем Пискунов та чыгышы белән Мөслим районының Яңа Усы авылыннан.
«Безнең керәшеннәр үзәге бик җайлы урында урнашкан, машина куярга да урыны бар. Җайлы кешеләрнең гел җайлы инде ул, — дип башлады сүзен артист — безнең әле премьера алды, репетицияләр бара, шуңа әзрәк соңга калсам да, килү җаен таптым. Монда мин бик сөенеп киләм».
— Авылга еш кайтасызмы? Нинди ул Яңа Усы авылы, керәшен культурасы сакланганмы?
— Минем мама үзе Актаныш ягыннан, шулай да керәшен авылында гомер иткәч, авыл тарихын, нәселебезне бик әйбәт белә. Безнең авыл заманында бик зур авыл була. Хәтта авылны район үзәге итеп ясарга да теләгән булганнар, тик, якында елга булмау сәбәпле генә аны сайламаганнар. Еллар узган саен, яшьләрнең күбрәк читкә китүе сәбәпле, авылда халык саны кими, кечерәя бара.
— Ничек итеп артист булдыгыз? Бу юнәлешне сайларга кемнәр булышты?
— Мин мама-папама бик рәхмәтлемен. Алар минем сәләтемне күрә белеп, дөрес киңәш биргәннәр, шушы профессияне сайларга ярдәм иткәннәр. Минем улыма әле җиде генә яшь, шулай да мин хәзер үк борчылып торам, тормышта үз юлын тапсын, һөнәрен дөрес сайласын иде дип.
Әңгәмә ахырында Артем Пискунов үзенең яраткан «Әниләр» җырын да башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев