Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аркадий Фокинны мәңгегә җуйдык

Татарстанның танылган дәүләт эшлеклесе, күренекле карендәшебез Аркадий Фокин 84 яшендә, 10 июньдә арабыздан китте. Бүген, 19 июльдә аның кырыгы. Аны белгән, озак еллар дәвамында якыннан аралашкан җитәкчеләрдән берничәсенең Арадий Фокин турындагы истәлекләрен урнаштырабыз.

Аркадий Васильевич 1938 елның 7 декабрендә Алабуга шәһәрендә туган. 1959-1962 елларда армиядә хезмәт итә. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы журналистика бүлеген тәмамлый. Комсомолның Казан шәһәре комитеты секретаре, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты Казан төбәк комсомол мәктәбе кафедрасы мөдире, Казан дәүләт университетында доцент булып эшли.

1992-1993 елларда Татарстан милли-мәдәни оешмалары ассоциациясе президенты була, 1993-2003 елларда Татарстан президенты аппаратының милләтара мөнәсәбәтләр секторын җитәкли. 

Керәшен хәрәкәтенең башлап йөрүчеләреннән берсе булган тарих фәннәре кандидаты Аркадий Фокин керәшеннәрнең тарихы һәм хәзергесе турында җыентыклар әзерләп, аларны бастырып чыгара. 2013 елда Казанда аның «Кряшены — судьба моя» дигән китабы да дөнья күрә. 

Олы яшьтә булуына карамастан, соңгы вакытларга кадәр керәшен дөньясындагы вакыйгалар, бәйрәм, очрашулардан калмыйча, заман белән бергә атлады Аркадий Васильевич.

12 июнь, Россия көнендә карендәшебез Аркадий Фокинны соңгы юлга озату өчен, якыннары, җитәкчеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре Казан шәһәренең Тихвин чиркәвенә җыелдылар. Чиркәүдә священниклар отпевание һәм панихида үткәргәннән соң, аның гәүдәсен Казанның Самосырово зиратында җирләделәр. Мәрхүмнең хушлашу сүзләре язылган кара ленталы венокларга төренгән мәңгелек йорты исәннәрне тын гына озатып калды...

Людмила БЕЛОУСОВА
Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры:

— Аркадий Васильевич белән без бик күптәннән, туксанынчы еллар башында, мин керәшен газетасында эшли башлагач танышып киттек. Ул бит үзе дә журналистика факультетын тәмамлаган бик белемле публицист иде. Газета эшендә күп ярдәм күрсәтте. Соңрак үзе дә "Керәшен сүзе"нә дә һәм, шулай ук, "Туганайлар«га да язмалар әзерләде. Аның Ямаш Игәнәй юбилее уңаеннан әзерләгән соңгы язмасы берничә ай элек кенә «Туганайлар» газетасында чыкты.

Керәшен дөньясында, этник культура хәрәкәтендә роле искиткеч зур. Чөнки ул — керәшен хәрәкәтенең, Казан оешмасын оештыруның башында торган кеше. Казан оешмасын гына түгел, республика милли мәдәни берләшмәләр ассоциациясенең беренче президенты һәм оештыручысы булган кеше. Бу турыда әйткәндә, керәшеннәр генә түгел, бөтен Татарстан халыкларының этник мәдәнияте берләшмәләрен оештыруда, Татарстан халыкларының шушы берлеген булдыруда башлап йөргән кеше. Шуңа күрә, Россия көне бәйрәмендә барысы да үз вазифалары буенча эштә булуга карамастан, ассамблеядән аның белән шушы эшне башлап җибәргән кешеләр, милли мәдәни ошемалар җитәкчеләре, Фокин белән хушлашырга килделәр. 

Аркадий Васильевичның безгә калдырган мирасы бик зур. Ул — керәшеннәр тарихы, культурасы, мирасы буенча күп китаплар, җыентыклар, язмалар чыгарган; күп конференцияләр башында торган; фәнни-тарихи язмалар калдырган кеше. Аның мирасы безгә истәлек булып калды. Эшебездә кулланырбыз. Һәр заманның үзенә күрә бер агартучысы була. Шундый олы кешеләр буларак, Николай Ильминский, Василий Тимофеев, Яков Емельяновны искә алабыз. Макисм Глухов та зур хезмәтләр калдырган кеше. Безнең өчен Фокин да шушы чор өчен керәшен мәдәни хәрәкәтендә шундый эз калдырган кеше булачак.

Мария СЕМЕНОВА
Казан керәшен хәрәкәте ветераны:

— Керәшен хәрәкәтенә туксанынчы елларда килдем, шул вакытта Аркадий Васильевич белән таныштым. 1992 елда без аның белән күп керәшеннәрне җыеп, Татарстан халыклары съездына делегатлар сайладык. Үзебез дә шул делегатлар арасында идек. 1998 елда Казан керәшен оешмасы җитәкчесе итеп мине сайлап куйгач, без аның белән ныклы элемтәдә тордык. Казан оешмасы исеменнән, ул чагындагы Президент аппаратына, мәдәният министрлыгына һәм хәрби комиссариатка рәсми хатларны да аның белән бергәләп юлладык. 

Казан шәһәренең Тихвин чиркәве территориясендә эшләп килгән музей — Аркадий Васильевич тырышлыгы белән булдырылды. Ул музейга экспонатлар җыю өчен, хәтта, районнарга барды. Казан шәһәре буйлап, кул арбасы тотып, кешеләрдән музейга кирәкле әйберләр җыеп та йөрде. Ул әле Казан керәшен ветераннары советы җитәкчесе дә иде. Аның редакторлыгында һәм үз акчасына, 2013 елда — «Кряшены — судба моя» китабын, «Национальное самоопределение кряшен: история, современность» җыентыгын чыгарды. 

Аркадий Васильевичның китүе —зур югалту, бүгенге көндә без әле аны аңлап та бетерә алмыйбыз.

Вячеслав НИКИФОРОВ
Татарстан рус милли-мәдәни берләшмәсе председателе урынбасары:

— Аркадий Васильевич тормышының Татарстан Президенты (хәзерге вакытта Рәис — ред.) аппаратында булган бер чорына кагылып үтәргә телим. Этник мөнәсәбәтләр секторы мөдире буларак, ул тормышка ашырган чаралар күп. Керәшен хәрәкәтенә керткән лаеклы хезмәте турында сүз йөрткәндә, бу олы шәхес — хәзерге этапта керәшен хәрәкәтенең күренекле бер вәкиле. Казан дәүләт университетында эшләгән, ВЛКСМ Үзәк комитеты карамагындагы милли комсомол мәктәбендә кафедра мөдире булган Аркадий Васильевич зур тормыш тәҗрибәсенә ия була. Менә шул зур багаж белән, Татарстанның конфессиональ һәм милләтара хәрәкәтенә килә. Ул — Татарстан халыкларының беренче съездын оештыру һәм уздыру инициаторы. Бу сферада нәрсәләр барганнарны аңлавы һәм активлыгы нәтиҗәсендә, ул чагындагы Президент аппаратына чакырыла. Үзе ирешкәннәрдән тарихта аның урынын билгели торган иң төп вакыйга — 2002 елның 11 апрелендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең керәшен хәрәкәте активистлары белән очрашуы. Очрашу үзе дә, аның нәтиҗәсе буенча 19 бурыч-поручениене үз эченә алган Протокол да бик кыю һәм еракка илтә торган адым була. Аның дәүләт статусына ия булуы — Фокинның хезмәте нәтиҗәсе! Аркадий Васильевич белән сөйләшкәндә, ул үзе оештырып та, бу очрашуга эләкмәвенә үкенеч белдерде. Нишлисең, анысы да аппарат тормышының үзенчәлекләреннән берсе инде.

Бу турыда ни өчен шулай җентекләп сөйлимме? Чөнки ул Президент аппаратындагы үз эстафетасын миңа тапшырды. Шунлыктан, миңа башка юнәлешләр белән беррәттән, керәшен мәсьәләсе буенча, барыннан да бигрәк, Протоколны тормышка ашыруда озак еллар эшләргә туры килде. 

Һичшиксез, Аркадий Васильевич — лидер. Әмма куелган бурычларны хәл итүнең төп авырлыгы керәшен иҗтимагый оешмасына төште. Нәтиҗәсе — күз алдында: Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, «Бәрмәнчек» дәүләт ансамбле, «Бәрәкәт» яшьләр хәрәкәте, фестивальләр, шул исәптән дини фестивальләр уздыру, «Туганайлар» газетасы чыгару... Болар барысы да керәшен хәрәкәтенең ныклы бер үзәге барлыгын сөйли. 

Тагын бернәрсәне әйтү үтү урынлы булыр, Фокин дәүләтнең иделогик юнлеше билгеле булган чорда эшләгән. Ә яңа шартларда дәүләтнең ул өлкәдәге юнәлеше әле формалаша гына башлый. Керәшеннәрнең этник үзбилгеләнүе дә әле башлангычында гына булса да, проблемаларны хәл итәргә кирәк була. Гадәттән тыш тырыш, куелган максатка ирешүчән, бернинди компромиссларга бармаучы Фокин Президент билгеләгән бурычларның хәл ителешен даими рәвештә үз күзәтүендә тота. Шуңа күрә дә тиешле нәтиҗәгә ирешелә. Урыны оҗмахта булсын, якты истәлеге исәннәр күңелендә яшәсен.

Константин ЯКОВЛЕВ
Татарстан халыклар Ассамблеясе советының башкарма комитеты председателе:

— Аркадий Васильевич Фокинны мин байтактан, 20 елдан артык белә идем. Чуваш милли мәдәни автономиясенә җитәкче булып килдем ул елларда. Мине җитәкче итеп сайлаганда, Аркадий Васильевич та катнашты. 

Мин аның турында, чыннан да, югары дәрәҗәдә әдәпле, намуслы һәм зыялы җитәкче иде дип әйтә алам. Ул беркайчан да үзен югары куймады, тәкәбберләнмәде. Кешенең кайда эшләвенә, нинди вазифада булуына карамастан, һәркемгә бертигез мөнәсәбәттә булды. Һәрвакыт яныңа килергә, белмәгәнеңне әйтеп җибәрергә вакыт та, мөмкинлек тә таба алды. Моңа мин бик гаҗәпләнә идем. 

Аркадий Васильевич безнең республикада милли мәдәни ассоциацияләргә нигез салучыларның берсе булды. Ул төрле милләтләр, халыклар арасында үзара татулык, дуслык урнаштыру, аны үстерүнең ныклы нигез ташларын салды. Аның шикелле кешеләр булганда, бу эш туктамас, дәвам итәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев