Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аркадий Фокинны искә алып

Татарстанның танылган дәүләт эшлеклесе, күренекле карендәшебез, 84 яшендә арабыздан киткән Аркадий Фокинны югалтуыбызга — бер ел...

Аркадий Васильевич 1938 елның 7 декабрендә Алабуга шәһәрендә туган. 1959-1962 елларда армиядә хезмәт итә. 1968 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы журналистика бүлеген тәмамлый. Комсомолның Казан шәһәре комитеты секретаре, ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты Казан төбәк комсомол мәктәбе кафедрасы мөдире, Казан дәүләт университетында доцент булып эшли. 1978 елдан — тарих фәннәре кандидаты.

1992-1993 елларда Татарстан милли-мәдәни оешмалары ассоциациясе президенты була, 1993-2003 елларда Татарстан президенты аппаратының милләтара мөнәсәбәтләр секторын җитәкли. 2003 елда лаеклы ялда була.

Татартсанда керәшен хәрәкәтен оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе була, төбәкләрдә керәшен оешмалары оештыруда катнаша. 

2010 елда Казан шәһәренең керәшен хәрәкәте ветераннары союзын оештыра, аңа җитәкчелек итә.

Керәшеннәрнең тарихы һәм хәзерге тормышы турында XXI гасыр башында басылып чыккан китапларның да төзүчесе, редактор Аркадий Фокин була. була. 2013 елда Казанда аның «Кряшены — судьба моя» дигән китабы да дөнья күрә. «Кряшеноведение» дигән фәнни альманахның оештыручысы һәм баш редакторы була.

Олы яшьтә булуына карамастан, соңгы вакытларга кадәр керәшен дөньясындагы вакыйгалар, бәйрәм, очрашулардан калмыйча, заман белән бергә атлады Аркадий Васильевич. 2023 елның 10 июнендә Аркадий Фокин мәңгелеккә күзләрен йомды. 

Людмила БЕЛОУСОВА,
Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры:

— Аркадий Васильевич белән без бик күптәннән, туксанынчы еллар башында, мин керәшен газетасында эшли башлагач танышып киттек. Ул бит үзе дә журналистика факультетын тәмамлаган бик белемле публицист иде. Газета эшендә күп ярдәм күрсәтте. Соңрак үзе дә «Керәшен сүзе»нә дә һәм, шулай ук, «Туганайлар»га да язмалар әзерләде. Аның Ямаш Игәнәй юбилее уңаеннан әзерләгән соңгы язмасы берничә ай элек кенә «Туганайлар» газетасында чыкты.

Керәшен дөньясында, этник культура хәрәкәтендә роле искиткеч зур. Чөнки ул — керәшен хәрәкәтенең, Казан оешмасын оештыруның башында торган кеше. Казан оешмасын гына түгел, республика милли мәдәни берләшмәләр ассоциациясенең беренче президенты һәм оештыручысы булган кеше. Бу турыда әйткәндә, керәшеннәр генә түгел, бөтен Татарстан халыкларының этник мәдәнияте берләшмәләрен оештыруда, Татарстан халыкларының шушы берлеген булдыруда башлап йөргән кеше. Шуңа күрә, Россия көне бәйрәмендә барысы да үз вазифалары буенча эштә булуга карамастан, ассамблеядән аның белән шушы эшне башлап җибәргән кешеләр, милли мәдәни ошемалар җитәкчеләре, Фокин белән хушлашырга килделәр. 

Аркадий Васильевичның безгә калдырган мирасы бик зур. Ул — керәшеннәр тарихы, культурасы, мирасы буенча күп китаплар, җыентыклар, язмалар чыгарган; күп конференцияләр башында торган; фәнни-тарихи язмалар калдырган кеше. Аның мирасы безгә истәлек булып калды. Эшебездә кулланырбыз. Һәр заманның үзенә күрә бер агартучысы була. Шундый олы кешеләр буларак, Николай Ильминский, Василий Тимофеев, Яков Емельяновны искә алабыз. Максим Глухов та зур хезмәтләр калдырган кеше. Безнең өчен Фокин да шушы чор өчен керәшен мәдәни хәрәкәтендә зур эз калдырды.

Вячеслав НИКИФОРОВ,
Татарстан рус милли-мәдәни берләшмәсе председателе урынбасары:
— Аркадий Васильевич тормышының Татарстан Президенты (хәзерге вакытта Рәис — ред.) аппаратында булган бер чорына кагылып үтәргә телим. Этник мөнәсәбәтләр секторы мөдире буларак, ул тормышка ашырган чаралар күп. Керәшен хәрәкәтенә керткән лаеклы хезмәте турында сүз йөрткәндә, бу олы шәхес — хәзерге этапта керәшен хәрәкәтенең күренекле бер вәкиле. Казан дәүләт университетында эшләгән, ВЛКСМ Үзәк комитеты карамагындагы милли комсомол мәктәбендә кафедра мөдире булган Аркадий Васильевич зур тормыш тәҗрибәсенә ия була. Менә шул зур багаж белән, Татарстанның конфессиональ һәм милләтара хәрәкәтенә килә. Ул — Татарстан халыкларының беренче съездын оештыру һәм уздыру инициаторы. Бу сферада нәрсәләр барганнарны аңлавы һәм активлыгы нәтиҗәсендә, ул чагындагы Президент аппаратына чакырыла. Үзе ирешкәннәрдән тарихта аның урынын билгели торган иң төп вакыйга — 2002 елның 11 апрелендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең керәшен хәрәкәте активистлары белән очрашуы. Очрашу үзе дә, аның нәтиҗәсе буенча 19 бурыч-поручениене үз эченә алган Протокол да бик кыю һәм еракка илтә торган адым була. Аның дәүләт статусына ия булуы — Фокинның хезмәте нәтиҗәсе! Аркадий Васильевич белән сөйләшкәндә, ул үзе оештырып та, бу очрашуга эләкмәвенә үкенеч белдерде. Нишлисең, анысы да аппарат тормышының үзенчәлекләреннән берсе инде.

Бу турыда ни өчен шулай җентекләп сөйлимме? Чөнки ул Президент аппаратындагы үз эстафетасын миңа тапшырды. Шунлыктан, миңа башка юнәлешләр белән беррәттән, керәшен мәсьәләсе буенча, барыннан да бигрәк, Протоколны тормышка ашыруда озак еллар эшләргә туры килде. 

Һичшиксез, Аркадий Васильевич — лидер. Әмма куелган бурычларны хәл итүнең төп авырлыгы керәшен иҗтимагый оешмасына төште. Нәтиҗәсе — күз алдында: Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, «Бәрмәнчек» дәүләт ансамбле, «Бәрәкәт» яшьләр хәрәкәте, фестивальләр, шул исәптән дини фестивальләр уздыру, «Туганайлар» газетасы чыгару... Болар барысы да керәшен хәрәкәтенең ныклы бер үзәге барлыгын сөйли. 

Тагын бернәрсәне әйтү үтү урынлы булыр, Фокин дәүләтнең иделогик юнлеше билгеле булган чорда эшләгән. Ә яңа шартларда дәүләтнең ул өлкәдәге юнәлеше әле формалаша гына башлый. Керәшеннәрнең этник үзбилгеләнүе дә әле башлангычында гына булса да, проблемаларны хәл итәргә кирәк була. Гадәттән тыш тырыш, куелган максатка ирешүчән, бернинди компромиссларга бармаучы Фокин Президент билгеләгән бурычларның хәл ителешен даими рәвештә үз күзәтүендә тота, шуңа күрә дә тиешле нәтиҗәгә ирешелә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев