Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Арина – коеп куйган рәссам

Мамадыш районының Юкәче авылында яшәүче керәшен кызына сәләт табигатьтән бирелгән.

Талант — табигать бүләге, дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Мамадыш ягындагы Юкәче авылы керәшеннәре Светлана һәм Валерий Сазаевларның кызлары Аринага табигать рәсем төшерү сәләтен бүләк иткән. 

Арина бу яңа уку елында Шәдче урта мәктәбенең 10нчы классына бара. Рәсемне балачагыннан бирле ясый. Ул акварель дә куллана, бигрәк тә карандаш белән портретлар ясарга ярата. Аз сүзле Арина бөтен күңелен, хис-кичерешләрен рәсем итеп төшерә. Ул ясаган картиналар арасында «Керәшен кызы» портреты, Казандагы Алла Анасы иконасы да бар. 

Ул ясаган портретларны карагач, бу рәссам кызның кешенең төс-кыяфәтен ясаганда аның эчке дөньясын тоемлавына, кичерешләрен оста бирә алуына сокланасың.

— Рәсем ясау осталыгы нәселдән килә. Арина да үзлегенән өйрәнде. Аның махсус өйрәтүче остазы юк, — ди Шәдче мәктәбендә башлангыч класс балаларын укытучы әнисе Светлана. — Бер картинаны 3-4 көн ясый. Үзе әйтмешли, илhам ничек килә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев