Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Ариана “Сәхнә остасы” буларак танылды

“Түбән Кама гүзәле һәм батыры” конкурсының “Сәхнә остасы” номинациясендә 29нчы мәктәп укучысы Ариана Кадыйрова җиңү яулады.

Унҗиденче елын оештырылган бу конкурста быел 14-35 яшьләрдәге 36 кыз үзләренең сәләтләре, җыр-биюгә, сүзгә осталыклары буенча көч сынашканнар.

Башлыча мәдәният тармагы хезмәткәрләреннән торган жюри конкурста катнашучы кызларның үз туган телләрен белүләренә, сәхнә культурасына ия булуларына төп игътибарны юнәлткән. Әлбәттә, Түбән Кама гүзәле – тыйнак, уңган, чибәр, үз милләтен, үз тамырларын белергә тиеш булган.

Конкурсның финал өлешендә сәхнәгә борынгы керәшен милли киеменнән чыгып, озын керәшен җыруын профессионалларча оста башкарган Ариананы тамаша залындагылар сокланып тыңлаганнар:

Килгәннәрдән бирле карап торам,

Сез икәнсез икән дөнҗа көзгесе...

“Әти дә, әни дә – татарлар. Әбием – керәшен. Беләзекләрем – әбиемнеке, ә өстемдәге күлмәгем дә, тамаксам да әбиемнең әбисеннән үк калган. Әбиемнең керәшен җыруларын тыңлап, керәшен биюләрен кызыгып карап, яратып үстем... Җыр сәнгате буенча ныклы адымнар белән атлыйм”, – дип сөйләгән тамырлары Мамадыш районының Шәдче башы авылына барып тоташкан Араина.

Бу кыз Түбән Камадагы “Җиз кыңгырау” керәшен фолькор ансмаблендә дә җырлап йөри.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев