Арчада Марий эл керәшеннәре чыгыш ясады
Дружино авылы үзешчәннәре Арча районының Сөрде авылында концерт куйдылар.
Марий Эл республикасының Дружино авылы мәдәният йорты үзешчәннәре әледән-әле концертлар белән төрле районнарга, чиктәш республикаларга йөреп торалар. Аларны авыл тамашачылары бик җылы кабул иткәннәр.
"Җыр-биюләр белән үрелеп барган тамашаны халык бик җылы кабул итте, алкышларга күмде. Сәхнәдә чыгыш ясаганда тамашачының алкышы зур терәк бит. Дружино авылы мәдәният йорты карамагындагы “Тулган ай” ансамбле, “Яшьлек” бию коллективы чыгышының, шулай ук аерым җырчыларның да чыгышлары уңышлы булды. Үзебезчә, керәшенчә җыр-биюләребезне дә башкардык. Шулай төрле төбәккә чыгып, үз мәдәниятебезне, йолаларыбызны күрсәтә алуыбызга нык сөенәбез", – дип сөйләде клуб мөдире эшләүче Светлана Иванова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев