Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анжелика Павлова: “Кряшен чибяре” титулы өчен бүләк ителгән акчаның бер өлешен часовня төзелешенә бирәм

10 конкурсант арасыннан “Кряшен чибяре-2023” титулын Теләче районының Субаш авылыннан Анжелика Павлова яулады. Шул уңайдан, керәшен чибәре Анжеликага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— «Кряшен чибяре» булу синең өчен нәрсә ул? Конкурста җиңгәч ниниди хисләр кичердең?
— Бу — папа белән мама, туганнарым һәм керәшеннәр алдында бик зур жаваплылык. Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш, тышкы чибәрлек әле ул бернәрсә, синең эчке хәләтең саф, чиста булсын. Мин хәзер үземне һәрьяктан үрнәк итеп күрсәтергә тиеш дип уйлыйм. Конкурста жиңгәч, үзем генә түгел, туганнарым, папам-мамам өчен горурлык хисләре кичердем.

— Конкурска озак әзерләндеңме? Кемнәр булышты?
— Конкурска озак әзерләндем дип әйтмәс идем. Йолаларны, бәйрәмнәрне, шул исәптән барлык престол бәйрәмнәрне карап, өйрәнеп, ятлап диярлек чыктым. Әлеге конкурска әзерләнү өчен күп кенә китаплар, газеталар укыдым. Туганнарым, Теләче районы кешеләре булышты. Бигрәк тә Татьяна Романова җитәкчелегендәге «Нардуган» ансамбле, клуб җитәкчесе Лидия Петрова һәм папам белән мамам ярдәм итте.

— Конкурс финалына чыккан кызлар барыгыз да көчле һәм сәләтле. Үзара көндәшлек сизелдеме?
— Конкурсантлар арасында минем өчен «соперник»лар булмады түгел. Без барыбыз да бер дәрәҗәдә дип әйтергә мөмкин, ләкин 2-3 тапкыр килгән кызларның тәҗрибәсе бар иде. Аларда бераз көндәшлек хисе сизелде.

— Синең өчен иң авыры кайсы этап булды? 
— Интеллектуаль тур булган дүртенче этап авыррак тоелды. Мин аңа бик нык эзләнеп, Филиппов китабын укып әзерләндем. Конкурстан соң, үзебезнең керәшен геройлары турында тагын да күбрәк өйрәнергә, белергә кирәк дигән фикергә килдем.

— Киләчәккә уй-хыялларың, планнарың?
— Һәркем переспектив план төзидер инде. Минем дә планнар зурдан. «Бер урында тукталып калмаска, алга барырга» дигән девиз белән яшим. Алга таба да керәшен дөньясында «кайнарга», булдыра алганча үз өлешемне кертеп яшәргә һәм эшләргә, исән-сау гына укуымны дәвам итәргә. Врач булып халкымның сәламәтлеге сагында тору — минем хыялым. Һәм аны тормышка ашыру өчен бөтен көчемне куячакмын.

— «Кряшен чибяре» титулын яулаган өчен бирелгән акчалата бүләкне нәрсәгә тотачаксын?
— Быел Субаш зираты эчендә часовня төзелә башлады. Авыл халкы бу изге эшкә кушылды. Әгәр «Кряшен чибяре» конкурсында бәхет елмайса, бүләкнең бер өлешен әлеге эшкә бирәчәкмен дигән сүзем бар иде. Алла бирсә, әйткән сүземдә торып, мин дә үз өлешемне кертәчәкмен.

— Киләчәктә шушы конкурста катнашырга теләүче кызларга киңәшләрең?
— Бу адымга бик нык уйлап атларга кирәктер дип уйлыйм, чөнки конкурста катнашуың белән үк син идеал керәшен кызын бөтен дөньяга танытасың. Бу очракта синнән сабырлык, түземлелек һәм халкыңның бай культурасын, бүгенге тормышын белү таләп ителә. 

— Гаиләгез турында да әйтеп кит әле?
— Мин — гаиләдә бердәнбер бала. Мамам — Надежа, папам — Владислав. Икесе дә Теләче районының Субаш авылыннан, алар Горбунов исемендәге авиация заводында эшлиләр.

— Анжелика, җавапларын өчен рәхмәт! Алда да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев