Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анжелика Павлова янәдән изге эштә

«Кряшен чибяре -2023» титулы иясе Анжелика Павлова үзе туып-үскән Теләче районының Субаш авылында агачлар утырткан.

«Кряшен чибяре -2023» Анжелика Павлова гел изге эштә, тик тормый ул.  Бөек Ватан сугышы ветераннары — Балык Бистәсе районының Ури авылыннан ерак бабасы Гордеев Иван Кузьмич һәм Субаш авылының почетлы гражданины Егоров Иван Иванович каберләрен чистартып тора, чәчәкләр куя, авылда кичке уеннар оештыра. Бу эшләргә ул  үзе белеп тотына.

Күптән түгел генә Анжелика үзе туып-үскән Теләче районының Субаш авылы клубы буенда агачлар утырткан. Бу эшләрдә аны гаиләсе дә хуплап тора, булыша. 

 – Клуб янына утыртуны да Анжелика үзе тәкъдим итте. Бөтен кеше киләчәк, күрәчәк бит клуб буен. 4 туйя, 4 балан һәм 4 миләш агачын утырткан ул. Үзебез дә карарбыз, ул да карар, – дип сөйләде Анжеликаның ике буын тутасы, Субаш авылы клубы мөдире Татьяна Романова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев