Антонида Николаева: «Култык таягы тормыш ямен тоеп яшәргә комачауламый»
Култык таягы ярдәмендә уңайсыз итеп атлаучы, еш кына машина руле артында утыручы ханымны Зәйдә игътибарсыз калдырган кеше сирәктер.
Чөнки ул әлеге генә бер урында ярдәмгә мохтаҗ олы кешегә документларда язылганнарны аңлатып торса, озак та үтми икенче урында өлкән кешегә машинасына утырырга ярдәм итә, кирәк урынга илтеп куя яисә башка төрле мәшәкатьләр белән мәш килә. Үзе дә икенче төркем инвалид, 69 яшьлек Антонида Ивановна Николаева әнә шулай үземә дә ярдәм кирәк дип көтеп утырмый, ә башкаларга ярдәм итәргә тырышып яши. Бүгенге көндә ул - республика инвалидлар җәмгыятенең Зәй бүлеге рәисе, ә аңа кадәр 14 ел әлеге иҗтимагый оешманың баш хисапчысы булып эшләде.
Антонида Ивановнаның тормышы җиңелләрдән булмый, язмыш аны төрле борылышларда “селтәп аткаласа да”, ул кабат яшәү өчен, тормышның ямен-тәмен белеп гомер итү өчен үзендә көч таба.
Зәй районының Поповка авылында Александра һәм Иван Князевлар гаиләсендә ике ир баладан соң туган кызны көтеп алалар. Күркәм, түгәрәк гаиләгә сөенеп кенә яшәр вакытта, кызы Антонида туган елны ук әтиләре үлеп китә. Әтисез калсалар да, Александраныкылар авылда тырыш, тәртипле балалар булулары белән аерылып тора.
Авыр балачак
Тик... эх, шушы тикләр булмаса... Көннәрдән беркөнне авыл урамыннан абыйсы белән атлап барган кыз урам тутырып дулап чабучы яшь тайга очрый. Ике бала икесе ике якка качарга теләсәләр дә, 5 яшьлек Антонида куркынычсыз урынга чыгып өлгерә алмый кала. Яшь тайга җигелгән авыр чана бала өстеннән чыга, аның аяклары йөрмәс була.
Ул вакытта авылда тиз арада табибка күрсәтү кирәклеген уйламаганнар, күрәсең. Бераз вакыт узгач кына кунакка кайткан бер туганыбыз, бу бала нишләп күте белән шуышып йөри, дип, тиз арада мине дәваханәгә алып бару чарасын күргән. Операция ясагач, мин йөреп киткәнмен, тик аксаклау бетмәгән. 12 яшьтә кабат операция ясарга кирәк, дип язылган була авыру тарихында, әнием әллә хәлем начараеп китәр дип курыккан, әллә моның өчен чыгымнар кирәк булган, мине кабат операциягә кертмәделәр, - дип сөйли Антонида ханым.
Кыз шактый ушлы, мәктәптә яхшы укучы буларак үзен таныта. Өч классны -үз авылларында укый, 4нче классны күрше авылга йөреп белем ала һәм 5нчедән 8нче класска кадәр Бөгелмә һәм Азнакайда укый. Язмыш бер сынарга тотынган кызны тагын тынычлыкта калдырмый. 16 яше тулгач ул әнисез дә кала.
Ятим балалар буларак олы абыйны Бигешкә, кечесен Зәйдәге интернат мәктәпләргә уранаштырдылар. Ә миңа башта Бөгелмәдәге, аннан Азнакайдагы интернат мәктәпләрдә укырга туры килде, - дип искә ала ул үсмер елларын.
Шулай да кызның кабат операция ясатып карап, тулысынча савыгу теләге зур була. 8нче сыйныфны тәмамлагач, бәләкәй чагында дәваханәгә алып барырга ярдәм иткән Казандагы туганнарына хат яза. Әлеге ханым аны Казанга чакыртып, табиблар белән сөйләшеп операция ясата. Ләкин әллә тиешле вакыт узганга, әллә ниндидер хаталану булган, операция уңышлы чыкмый, аңа бер ел дәвамында тернәкләнергә туры килә, Антонида бер аякка аксаклаган килеш кала.
Ул бирешми
Дәваханәдән кайткач Бөгелмәдә училище, соңрак Казанда хисапчылар әзерләү техникумын тәмамлый.
Һөнәри белем алу чорында яшь килеш тормыш башлап җибәрергә аңа абыйлары булыша. Ә инде техникум тәмамлагач, Зәй РайПОсына хисапчы булып эшкә кайта, лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Гомере буенча тормышны алып бару өчен көрәшеп яши, һәртөрле законнардан хәбәрдар булырга тырыша. Үзенең үҗәтлеге, хокукларын яхшы белүе нәтиҗәсендә башта бәләкәй генә торыр урынлы була, соңрак ике бүлмәле фатир алуга ирешә. Физик мөмкинлегем чикле дип тормый кыз һәртөрле чараларда актив катнаша. Кияүгә чыгып, ике бала үстерә.
Улым, кызым белән горурланам. Анатолием - бүгенге көндә КФУда доцент, кызым оныгым белән Зәйдә яши. Балаларым һәрдаим хәлемне белешеп, ярдәмләшеп торалар. Әни кешегә балаларының куанычыннан да олы сөенеч юк бит, - ди Антонида Ивановна.
Ярдәмчел ханым
Лаеклы ялга чыккач та ул кул кушырып өйдә утыруны хуп күрми. 2008 елда инвалидлар җәмгыятенә хисапчы булып урнаша. Аның белән бергә эшләгән элекке җәмгыять рәисе Илдус Талипов Антонида ханымны, ул минем уң кулым, барлык документация эшләрен төгәл итеп алып бара, ди торган иде.
Чыннан да, Антонида Николаева - өеннән чыгып йөри алмаучы инвалидларга азык-төлек китерүче воллонтер да, хокукый мәсьәләләрдә юнәлеш биреп торучы киңәшче дә.
Ә ничек башкаларга ярдәм итә соң ул, үзе дә авырдан хәрәкәтләнүче кеше, диярсез. Мондый чакта аның төп ярдәмчесе - “тимер аты” бар.
Яшь вакытта мин аксаплап йөрсәм дә, актив хәрәкәттә идем, 35 ел таяксыз йөрдем. Соңрак таяк ярдәмендә хәрәкәтләнә башладым, ә инде соңгы елларда култык таягы белән йөрим. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен республикада мотоколяскаларда йөрергә укыту оештырган иделәр. Мин 1973 елда шунда укып чыгып, башта мотоколяскада йөрдем, инвалид кеше өчен бу кайдадыр барып килергә зур ярдәм булуын аңладым. Һәм инде 2001 елда Зәй ДОСААФында “В” категориясен алырга машина йөртү таныклыгына укыдым. Башта инвалидлар өчен махсус җиһазландырылган “Ока” машинасында йөрдем, хәзер инде “Лада Калина”ны иярлим. Машина йөртә белү үземә дә бик уңайлы, булышырга кирәк кешеләргә дә ялт кына машинама утырып ярдәмгә ашыгам. Култык таягы тормыш ямен тоеп яшәргә комачауламый, - дип елмая Антонида ханым.
- Ул безнең “палочка-выручалочка”. Кемнең нинди гозере булса да, юк булдыра алмыйм, дигән сүз ишетмисең аннан, һәрчак, һәркемгә булышырга өлгерә ул, - ди аның турында җәмгыять әгъзасы Әнисә Шәфиева.
Антонида Николаеваның түзем, сабырлыгына да исең китәрлек. Ул 8 ел дәвамында урын өстендә ятучы әтисенең апасын карый, 94 яшенә җитеп фани дөньядан китеп барган өлкән кеше соңгы сулышында, үзеңне дә картлык көнеңдә шулай тәрбияләсеннәр, балам, дип күзләрен йома.
Бүген исә Антонида Ивановна өч меңгә якын инвалидны берләштергән район җәмгыятен җитәкли. Шушы кадәр кеше аның дөрес карарлар кабул итүенә, төрле чаралар оештыруына, гомумән, авыр көннәрендә ярдәм итәсенә ышанып яши. Көн саен аңа төрле сораулар белән мөрәҗәгать иткән физик мөмкинлеге чикләнгәннәргә мәсьәләләрне чишешә. Әнә шулай борын салындырып, китереп биргәнне көтеп утыра торганнардан түгел ул Антонида Николева. Әле язма әзерләү өчен очрашулар оештырган мәлләрдә дә ул үзе яши торган күпкатлы йорт каршындагы машина кую урынына инвалидлар өчен парковка билгесен урнаштырттыру белән мәшгуль иде. Машина куярга урын калмаган вакытларда кайдадыр читкә куеп, подъездга кадәр килү җиңел түгел, дип аңлатты ул.
Ә безгә – сау-сәламәт кешеләргә, тормыш авырлыгыннан зарланмыйча, менә шундый батыр йөрәкле, тормышта үз урынын тапкын мөхтәрәм затлардан үрнәк алсак, тормыш ямен тоеп яшәргә өйрәнсәк бер дә начар булмас иде.
Энҗе Әгъләмова, Зәй офыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев