Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аномаль салкыннар кайчанга кадәр сакланачак?

Татарстан Республикасы территориясендә 5 декабрьдән башлап аномаль салкын һава торышы урнашты.

Казан университетының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр иткәнчә, һава температурасы климатик нормадан 16 градуска түбәнрәк булачак. Декабрь башында уртача тәүлек нормасы −8 градусны тәшкил итсә, бу атнада ул −24-28 градуска чаклы төшәчәк. Төнлә тагын да салкынрак була. Иң салкын көннәр атна ахырында булыр дип фаразлана. Әлеге салкын һава торышы кимендә икенче атна башына кадәр тоткарланачак.

Көннәр суыткач, явым-төшем көтелми. Ә бу берничә атнада инде кар җитәрлек яуды. Декабрь башына кар катламының биеклеге норма буенча уртача 11-12 сантиметр булырга тиеш, ә бүгенгә ул 19 сантиметрга җиткән. Декабрьнең берничә көнендә кар айлык норманың өчтән бер өлеше кадәр яуган. 

Алдан хәбәр ителгәнчә, Татарстанда 5-13 декабрьдә аномаль салкын һава торышы урнашыр дип көтелә, шул сәбәпле кисәтү игълан ителде.

Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев