Туганайлар

Татарстан

18+
Хәбәрләр

Анна Пасмурова-Шәрәфетдинова: Яратам мин авылым иртәсен

Анна Пасмурова-Шәрәфетдинова - Кабан-Бастрык авылы кызы. Кызганыч, яман чир аны арабыздан иртә алып китте. Анна апаның шигырьләрен безгә Кабан-Бастрык авылыннан якын дусты Анастасия Кукина җибәрде. Анна Александровна шигырьләрендә туган ягының табигатенә мәдхия укый, әти-әнисе, якыннарына мәхәббәтен чагылдыра


Кабаннарны сагынып кайтам

И Кабаным, Кабаным,

Син минем туган ягым.

Киң матур урамнарың,

Бормалы елгаларың.

Тәмле чишмә суларың,

Текә биек тауларың.

Игенле басуларың,

Куедыр урманнарың,

Җиләкле болыннарың.

 Яу кырында ятып калган

Япь-яшь батыр улларың.

Тырыш, уңган-булган

Синең, авылым, кешеләрең.

Кабаннарны сагынып кайта

Чит җирләргә чыгып киткән

Кызлары һәм уллары.

 

Алар бар да минем исемдә

Язлар җиткәч кайтам Кабаныма -

Яратам мин авылым иртәсен.

Иртә таңда әтәч кычкырганын,

Әкрен генә кояш чыкканын.

Карап торам текә ярга басып

Елга тулып ташу киткәнен.

Күмелгәнче карап калам

Әрәмәгә көтү киткәнен.

Болыннарга барып карап кайтам

Яшел булып үлән шытканын.

Карап торам кайткан кошларның

Сайрый-сайрый оя корганын.

Әкрен генә киләм изге җиргә -

Башым иям әтием белән әнием өстенә.

Туганнарым, әби-бабай ята –

Алар бар да бит минем исемдә.

Керәләр бары тик төшемә

Ята алар берни белми

Берни эндәшмичә

Шушы каберлекләр эчендә.

Калды җирдә кылган гамәлләре

Кадерле ядкарьләр эчендә.

 

Чыганак

 

Кабаннарны сагынып кайтам

И Кабаным, Кабаным,

Син минем туган ягым.

Киң матур урамнарың,

Бормалы елгаларың.

Тәмле чишмә суларың,

Текә биек тауларың.

Игенле басуларың,

Куедыр урманнарың,

Җиләкле болыннарың.

 Яу кырында ятып калган

Япь-яшь батыр улларың.

Тырыш, уңган-булган

Синең, авылым, кешеләрең.

Кабаннарны сагынып кайта

Чит җирләргә чыгып киткән

Кызлары һәм уллары. 

 

Алар бар да минем исемдә

Язлар җиткәч кайтам Кабаныма -

Яратам мин авылым иртәсен.

Иртә таңда әтәч кычкырганын,

Әкрен генә кояш чыкканын.

Карап торам текә ярга басып

Елга тулып ташу киткәнен.

Күмелгәнче карап калам

Әрәмәгә көтү киткәнен.

Болыннарга барып карап кайтам

Яшел булып үлән шытканын.

Карап торам кайткан кошларның

Сайрый-сайрый оя корганын.

Әкрен генә киләм изге җиргә -

Башым иям әтием белән әнием өстенә.

Туганнарым, әби-бабай ята –

Алар бар да бит минем исемдә.

Керәләр бары тик төшемә

Ята алар берни белми

Берни эндәшмичә

Шушы каберлекләр эчендә.

Калды җирдә кылган гамәлләре

Кадерле ядкарьләр эчендә.

Фото шәхси архивтан.

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/tugan-tel-chishmse/anna-pasmurova-shrfetdinova-yaratam-min-avylym-irtsen

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев