Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анна Кондрабаева: «Мин бәхетле сүзләремнән шигъри юллар тезгәнгә»

Аның шигырьләре туган авылына, туган ягына мәхәббәт белән сугарылган.

Шигъри җанлы, нечкә тоемлы күңелле, йөрәге моң белән тулган кеше генә шигырьләр яза аладыр ул. Табигатьнең моңлы бер баласы Анна Кондрабаева да сагышланганда, күңеле нечкәргәндә, уйларга бирелгән вакытта кулына каләм алып, күңелендәгесен шигъри юлларга сала.
Аның шигырьләрендә тирән хисләр, тирән кичерешләр сурәтләнә. Ул туган авылы Урта Баграж, мәхәббәт турында шигырьләр яза. Ә хисләреңне, кичерешләреңне шигъри юлларга салу һәркемгә дә бирелми ул. Шигъри җанлы кешеләр шуның белән игътибарга лаек.

Анна түти —  Зәй районының Урта Баграж авылы кызы. Антон һәм Евдокия Фроловлар гаиләсендә алты кыз үсә, Анна — баш бала. Урта Баграж мәктәбендә — башлангыч, Югары Баграж мәктәбендә, өч чак-рым җәяү йөреп, җиде класс белем ала. 1954 елда Урта Баграж элемтә бүлегенә почтальон булып эшкә урнаша. Ул елларда авыллар белән элемтә коммутатор аша башкарылган. Коммутаторда телефонистка да булып эшли. Гомере буе бер урында — элемтә бүлегендә хезмәт куя. Элемтә бүлеге мөдире булып та эшли.

Язмыш сынаулары да аны читләтеп узмый: улы өч яшендә авырып, ире авариягә очрап һәлак була. 30 яшендә 9 яшьлек кызы Людмиланы кочып ялгыз калган Анна апага тормыш алып бару җиңел булмый.
Бүгенге көндә Анна Антоновнага 86 яшь. Ул бүгенге тормышка шөкерана кылып, кызы, кияве, туганнары белән бергә матур гомер кичерә. Авыл китапханәсенә еш килә. Китапханәче Мария Князева оештырган чараларда еш катнаша.

— Китапханәдә оештырылучы кичәләрдә, чараларда Анна апа үз шигырьләрен укый. Аның белән сөйләшеп, аралашып утыруы бик рәхәт. Һәрнәрсәгә үз карашы бар, — ди Мария Елизаровна.

Авылда олы җанлы, олы ихтирамга лаек кеше ул Анна Антоновна. Әле ул Татарстанның элекке Президенты Минтимер Шәймиев бүләк иткән самаворны күз карасыдай саклый. Алар бер көнне бер елда туганнар. Минтимер Шәрипович туган көне белән котлап язган шигыре өчен Анна Антоновнага шундый истәлекле бүләк җибәргән.

Анна апаның иҗаты белән газета укучыларыбызны да таныштырабыз.

Кашка тау

Ямьле Баграж буйлары,
Чишмәсе, елгалары.
Мәңге истән чыкмас инде
Кашка тау буалары.
Ямьле Баграж сулары
Матур урман буенда
Бер бәйрәм дә тиң түгел,
Кашка тау Питравына.
Ямьле Баграж буйлары,
Татлы чишмә сулары.
Сөйгән ярым шунда туган —
Онытылмый шулары.
Ямьле Баграж буйларын,
Болыннарын-кырларын
Мөмкинме соң онытырга
Кашка тауның таңнарын?!
Күңелем белән һәрчак барам
Кашка тау буйларына.
Челтерәп аккан саф чишмәләр
Гел минем уйларымда.
Җиләк җыйганда төшәбез
Эчәргә тау чишмәсенә.
Кашка тауның саф чишмәсе
Беркайчан да кипмәсен.

Белмим, ничек түзәдер?

Шатлыкларны, кайгыларны
Иң беренче йөрәк сизәдер.
Кеп-кечкенә үзе, барысына да
Ничек кенә белмим түзәдер?
Рәнҗетүләр, күпме нахак сүзләр
Үткәрә ул гомер эчендә.
Мин һаман да яшим газапланып
Күрәм сине бары төшемдә.
Мин бәхетле сүзләремнән
Шигъри юллар тезгәнемә.
Рәхмәтлемен язмышымның
Яз-жәйләренә, көз-кышларына.
Шигырьләрем минем үзем өчен,
Һәркем кабул итмәс — мин беләм.
Язганымны кайчак үзем укыйм
Гаҗәеп бер татлы хис белән.

Ялгыз хатын зары

Утын кисәм, утын ярам -
Барысы ирләр эше.
Чалгы чүкисе дә бар,
Үтми пычкының теше.
Көрәк сабы төшкән күптән,
Кадак кагарга микән?
Ит чабып балтаның йөзе,
Күрче, киртләнеп беткән.
Бәрәңге дә әрчеп булмый -
Пычак үтми башлаган.
Пычак үткенли торганны
Кайсы кайда ташлаган?
Түбә тишелгән, су үтә
Он өстенә келәткә.
Нишлим микән бу хәлләргә,
Кайчан керермен рәткә?..
Күршеләр дә олыгаялар,
Ничек хәзер яшәргә?
Калтырап тора кулларым,
Ярдәм сорап яшәргә.
Ялгыз кешегә булышу,
Савап Ходай каршында.
Зарлансам да, нишлим инде -
Үзем эшлим барысын да.
Тавык суям, сабан тотам,
Тешләр ясыйм тырмага.
Нигә икән мин дөньяга
Ир-ат булып тумаган?

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев