Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анна Карликова: «83 яшемдә булсам да, «Туганайлар»га язылмый калмыйм»

Чистай районының Чуваш Ялтан авылыннан тугызынчы дистәсе белән баручы Анна түтинең газетабыз, аны укучылар турындагы фикерләре һәм шигырьләре.

«Мин — керәшен», — дип әйтү генә бернәрсә әле ул, туганнар. Безнең керәшенлек үзебезнең бердәнбер газетабыз «Туганайлар»ны ничәбез алуда күренә. Ә ничә кеше «Туганайлар»ны яздыртып алганын белү җиңел — газетаның иң соңгы битендә, аста язып куелган. 8 февральдә чыккан «Туганайлар»да тираж 1298 дип күрсәтелгән. Шулай итеп, чын керәшен газетасын укучы 1 мең 298 керәшен бар икән илебездә. 

Аптырыйм мин, үз газетабызга ничек язылмыйча, үз нәселеңнең, үз халкыңның тарихын белмичә калырга була?! Керәшеннәр әллә башкалардан кимме? Безнең дә бит зур укымышлы кешеләребез — укытучылар, врачлар, инженерлар, язучылар, җырчыларыбыз бар. Рәхмәт «Туганайлар»га, газетага язылганнармы-юкмы, бу талантлы керәшеннәрнең барысы турында да язып, халыкка җиткереп торалар. Неужели, ул укымышлы, алдынгы карендәшләребез шуны аңлый алмый? Әллә акчалары юкмы? Оят бит безгә, керәшеннәргә, үз газетабызны яздыртып алмавы! Уйланыйк әле, туганнар, күтәрик үз газетабызны!

Безнең Чистай районында 48 язылучы бар. Рәхмәт аларга, үз газетабыз кирәклеген аңлаучыларга! 

83 яшемдә булсам да, «Туганайлар»га язылмый калмыйм. Бу сүзләрне җаннары булган кешеләрнең, бәлки, әзрәк күңелләренә тияр дип яздым. Бу хатым белән бергә, конверт эченә салып, бер-ике шигыремне дә җибәрәм.

Ялтаныма
И, авылым, дөнҗада булмасаң да,
Әллә кайдан чакырып торасың.
Үз куеныңда үскән балаларың
Магниттай син үзеңә тартасың.

Әгәр әйтә алсаң, әйт син, авылым,
Бу язмышларны кемнәр язганын?
Керәшеннәрең, ашыга-ашыга,
Дөнҗа куса да, барсы калганын.

Ялтанымның барча улы-кызлары
Әле һаман сиңа чиксез рәхмәтле.
Ачлык елларда да ач булмаган бит, —
Табигатең чөнки мәрхәмәтле.

Авылым урамнары
Барам әле тагын Ялтаныма,
Сагнылган урамын урармын...
Түбән оч үләнен кемдер чапкан,
Олы һәм Арт урамнарны гына,
Никтер, кычыткан, кура баскан.

Сыкрап куйды кинәт минем йөрәк,
Моңа соң ничек түзмәк кирәк?!
Куллар чалгы тота алмаса да,
Тиз генә нидер эшләргә кирәк.

Сиксәнне үткәч, бездәй карт-коры
Ни генә майтара алсын соң?
Уйлар уйлап, олы планнар корып,
Утырабыз гел эч пошырып, —
Һич тә булмастайны булдырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев