Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Андрей Кузьминның картиналарында — җан яктысы, йөрәк җылысы

Казанның Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә рәссам Андрей Кузьминның «Баграж буйларына басма салдым» дигән күргәзмәсе ачылды.

8 декабрьдә Җәкәү йортында Зәй ягы рәссамы, карендәшебез Андрейның күргәзмәсен ачуга багышланган тантана уздырылды. Аның, беренчедән, Халыкара рәссамнар көненә туры китерелүенең; икенчедән, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын йомгаклау алдыннан уздырылуының; өченчедән, инвалидлар ункөнлегендә булуының сере бар. Чөнки чыгышы белән Түбән Баграж егете, 27 яшьлек Андрей халык каршында җырлар осталыкка да ия. Һәм әле ул шигырьләр дә яза. Туганнары Андрейның 25 яшьлек юбилее алдыннан, аның русча язган шигырьләрен китап итеп бастырганнар. Өченчедән, дөньяга физик мөмкинлеге чикле хәлдә килсә дә, үзенең камил булмаган куллары белән һәркемне таң калдырырлык рәсемнәр иҗат итә ул.

Җәкәү йортындагы шәхси күргәзмәсендә Андрейның 25 эше урын алган. Бирегә килүчеләр, беренче эш итеп, шул пейзажларны, натюрмортларны, бәйләм-бәйләм чәчәкләрне, авыл күренешләрен, картинага күчкән бозау, песи һәм атларны карап чыкты. Күңелләр ярсу атлардай томырылып чапты. Гүя ул атларның, хәтта, тояк тавышларына кадәр ишетелә иде. Сары күзле зәп-зәңгәр песинең башыннан сыйпыйсы килде — шундый да самими, яраттыра торган. Ә мөлдерәп карап торган бозау... Күзләремне аера алмый, аның каршында озак тоткарландым. Җаным тетрәп, йөрәгем кысылып куйды, әйтерсең ул карашка бар дөнья гаме сыйган. Кыш куенына сыенган авыл... Янәшәдәге Ирнә елга-көзгегә багып тынып калган өйләр... Кышкы аклыкка чумган Иске Зәйнең мәктәп тавындагы чиркәвеннән тирә-якка таралган яктылык...

Бу картиналарны башкалабызда әле үзенең беренче генә шәхси күргәзмәсен оештыручы һәвәскәр рәссам ясаганына һич тә ышанасы килми. Юк, картиналарны ясау техникасы турында сүз әйтмим, әйтә дә алмыйм. Ә гап-гади бер кеше буларак, күңелемне айкап алган, гомеремнең авыллы елларына алып киткән, хәтер төпкелендәге әллә никадәр хис-кичерешләрне уяткан күргәзмә тәэсиреннән әле дә арына алмыйм. 
Күргәзмәне ачу тантанасында Андрейның үзе белгән тормышны гади итеп, һич бизәмичә — ничек бар шулай итеп, буяулар ярдәмендә киндергә күчерүен телгә алдылар. Кайсыдыр бер акыл иясе дә «гадилектә — бөеклек» дигән бит. 

Тантана, һәрвакыттагыча, чыгышларга бай булды. Һәм Cарсаз Баграждан ук килгән «Баграж буйлары» керәшен фольклор ансамбле (җит. Алексей Герасимов) җырулары белән үрелеп барды. Тантанада Андрей үзе дә җырчы Светлана Минеева һәм Эдуард Белгалов белән бергәләп җырлады. 

Җырчы Ясмин белән Андрей Кузьмин җырлыйлар:

Талантлы рәссам Андрейга иҗат биеклекләренә илтә торган якты юл теләп, Татарстан Рәисе эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты белгече Әмирханова Анжелика, шулай ук, Зәй район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина һәм, әлбәттә инде, Татарстан рәссамнар союзы җитәкчесенең беренче урынбасары Мөдәррис Минһаҗев, танылган рәссамнар Илья Максимов, Виктор Селивёрстов, Сергей Дмитриев чыгыш ясадылар.

«Урмада бүген шундый салкын, ә безнең Җәкәү җортында шундый җылы, ул җылылыкны Андрейның картиналары өстәде. Аларның барысы да якты, җылы төсләр белән ясалган. Аның картиналарыннан безнең Җәкәү җортына авыл атмосферасы керде. Күргәзмәләрең киләчәктә Казанның зуррак залларында, Мәскәүдә, Петербургта да булсын, — дип әйтеп үтте үз чыгышында Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова һәм Андрей Кузьминга Рәхмәт хаты, бер кочак бүләкләр тапшырды.

Рәссам Андрей Кузьминның җырчы Җәкәү йортындагы (Казан шәһ., М. Худяков ур., 11нче йорт) «Баграж буйларына басма салдым» күргәзмәсе киләсе 2024 елның 1 мартына кадәр дәвам итәчәк. Күңел серлелеге, гадилек, эчкерсезлек белән сугарылган һәм рәсем сәнгатенә битарафлар җанын да уятырлык картиналарны күрми калмагыз. 

Тантанадан туры эфир карагыз:

Андрей Кузьминның картиналар күргәзмәсеннән фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев