Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Андрей Кузьмин: “Сәнгать юлыннан бер дә чыкмам дип өметләнәм”

2023 елның 8 декабрендә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, матурлык тудыручы, Зәй районының Урта Баграж егете – Андрей Кузьминның күргәзмәсен ачылган иде.

 Андрей физик мөмкинлеге чикле булса да, үз куллары белән һәркемне таң калдырырлык рәсемнәр иҗат итә. Алай гына түгел, ул шигырьләр дә яза, матур җырлый да.

Күргәзмә ачылуга өч айлап вакыт үтеп тә китте. Бүген Андрей Кузьмин үзенең күргәзмә оештырылудан алган фикерләре, сөенече белән уртаклашты:

“Кадерле дуслар, менә өч айлык күргәзмә тәмамлана. Бу минем өчен зур сәяхәт, зур сәнгать юлы булды. Шушы юлдан бер дә чыкмам дип өметләнәм. Бу эшкә катнашкан, күргәзмәне оештырган һәркемгә мин бик рәхмәтле. Әти-әниемә, туганнарыма һәм миңа ярдәм иткән кешеләргә зур рәхмәт.

Күргәзмәдә һәркем, хәтта бөек рәссамнар да булды, алар үз фикерләрен әйттеләр. мин Казанның бу картиналарны күрүенә шатмын. Бу соңгы күргәзмә түгел дип ышанам.  Алла андыйларны күп бирсен”, – диде ул.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев