Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анастасия Шәймәрданова: «Шәһәрләрдәге матурлык миңа ясалма кебек тоела»

Анастасия Шәймарданова Зәй районының Кабан-Бастрык авылында узган бала вакытын, ул чактагы кышкы мизгелләрне искә төшергән.

Соңгы елларда чын кышны төрлечәрәк күрергә туры килә. Быелгысы, менә ичмасам, кыш! Җылытып та ала, зәмһәрир суыклары белән өшетеп тә китә. Кышкы күңел ачулар өчен һава торышы менә дигән. Кыш көне таудан шуу, чанада, чаңгыда шуу, кар өстендә рәхәтләнеп уйнау мөмкинлеге бар. Кыш көне ачык һавада хәрәкәтчән уеннар һәм күңел ачулар зур шатлык, сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда китерә, ә таудан шуу балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә кызыклы шөгыль. Кышның матурлыгына сокланып, саф һавада рәхәтләнеп чаңгы-чана шууга ни җитә?! Табигать ял да иттерә, саулыкны да баета.

Хәзерге балалар һәм олылар, бигрәк тә шәһәрдә яшәүчеләре, күбесе кышкы матур көннәрне өйдә үткәрәләр шул. Көннәр буе телефон тотып, телевизор, компьютер каршында утыралар — техника заманы шул хәзер... Шәһәрдәге кышны да авылныкы белән чагыштырырлык түгел. Матур шәһәрдә, бик матур! Зур биек, матур итеп бизәлгән чыршылар, җемелдәп, ерактан күренеп торган гирляндалар, балкып янган утлар да, кардан ясап, буяп куйган төрле корылмалар, сыннар да, саный китсәң, бихисап күп! Ләкин ул шәһәрләрдәге матурлык миңа ясалма матурлык кебек тоела...

Ә авылда бөтенләй башка! Монда табигый матурлык! Иркенлек, шуңа күрә авылда сулыш алу да башка, рәхәт! Ниндидер өстәмә, ясалма бизәкләр, корылмалар кирәк тә түгел, ул монда артык! Авылда болай да әкияттәге кебек, сихри, табигать монда үзе матурлый! Ап-ак кар бөртекләре тантаналы төстә әйләнеп, әкрен генә күбәләкләр шикелле җиргә куналар. Кыш үзенең ак келәмен җәйде инде. Ак төсне яратмаган кеше юктыр. Ә кыш ул төсне безгә мул итеп бүләк итә. Күзләрне камаштырырдай аклык, бигрәк тә урман, кырларда ак кар бөртекләре кыйммәтле ташлар кебек җемелдәшеп тора.

Минем туган авылым Кабан-Бастрыкта кышкы табигатьнең гүзәллеге искиткеч. Елга буендагы текә ярлар, күзне камаштырырдай аклык — бөтен җирне җем-җем итеп үзенә бер ямь биреп тора. Ничек инде бу хәтле матурлыкны яратмыйсың?! Ә елга буендагы агачлар ап-ак шәлләрен бөркәнеп, оялчан яшь кызларга охшап торалар.

Без, бәләкәй чакларда, кышны көтеп ала идек. Кыш көне бик рәхәт, чөнки анда шатлыклы мизгелләр бик күп була иде. Көннәр салкын булса да, безнең Югары оч балалары җылы итеп киенеп көне буе чана шуа идек. Ул чакта ясалган чаналар да зуррак иде. Бер чанага икешәр, кайчак өчәр кеше дә утырып шуабыз. Чаналар да кемнеке агачтан, кемнең тимердән... Безнең шат тавыштан су буе шау-гөр килеп тора! Елгада боз каткач кәшәкәле уйный идек. Ә җылырак, җепшек көннәрдә кар атышлы уйнау, кардан төрле сыннар — Кар бабай, Кар кызлары, куяннар, аюлар, өйләр ясау, бияләйләр юешләнеп ката иде. Без, балаларның, тыштан бер дә керәсебез килми, бит очлары, борыннар кып-кызыл була, ләкин бөтен рәхәтлеге шунда да бит. Арып кереп эссе чәй эчү — үзе бер рәхәтлек... Тәрәзәгә карасаң, андагы Кыш бабай ясаган матур рәсемнәр күңелне күтәрә. Ул чакларда өйдә утыру юк, бераз чәй эчеп, кардан юешләнгән бияләйләрне, киемнәрне мич каршында, я мич башында киптергәч, без тагын урамга уйнарга чыга идек.

Ә иң истә калганы — кыш көне Югары очтагы бездән күпкә олырак малайлар Александр дәдәйләрнең өе янындагы кое каршында, карусель ясыйлар иде. Петр, Григорий, Иван Степановлар, Алексей Фролов, Владимир Некратов, Михаил, Константин Захаровлар, Александр, Петр Терентьевлар, Николай, Василий, Анатолий Васильевлар, Михаил, Александр, Валентин Савельевлар арба тәгәрмәчен күчәренә киертеп, аңа колга бәйләп бозга катырыралар да чананы шул колгага бәйләп карусель килеп чыга иде. Чанага берәү ята, калганнар тәгәрмәчне күсәк белән этәләр, ул карусель бик тиз әйләнә. Чанада утырган кеше түзәргә тиеш, түзмәсә — төшеп кала! Без, бәләкәйрәкләр, аларның шулай тату-дус булып әйләнүләренә, бер читтәнрәк кызыгып карап торабыз. Үзләре әйләнеп аргач, безне, кечкенә балаларны да, утыртып әйләндерәләр иде, ул чактагы шатланулар, сөенүләр бүгенгедәй хәтердә! Барыбызның да суыктан алсуланган, шатлыктан балкыган йөзләр кино тасмасындагы кадрлар кебек балачакның иң матур, мәңге онытылмаслык хатирәсе булып һәрчак истә тора!

Безнең авылыбызда хәзерге көннәрдә дә кышкы матур көннәрнең кадерен белеп, чаңгы, чанада шууны үз гаиләләренә матур бер гадәт итеп кертеп җибәрүчеләр, саф һавада вакыт уздыручылар шактый күп. Ел да кыш җиткәч, каникул вакытларында Юлия һәм Петр Батаевлар, Вәсилә һәм Марсель Сабирҗановлар, Галина Фроловалар, Анна һәм Илья Батаевлар гаиләсе оныклары белән урамга, яр буйларына, чишмә буйларына, тауда чаңгыда, чанада, тюбингларда шуалар. Сәламәт булыйм дисәң, чынында исә тауда шуарга кирәк. Кыш көне таудан шуу балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә кызыклы шөгыль. Таудан шуу төрле яшьтә дә файдалы. Тауга чана белән менүе авыр, ә төшүе бик җиңел, күңелле дә, кызык та! Чөнки ниндидер уңышка ирешү өчен шактый көч түгәргә кирәк, ә инде түбәнгә тәгәрәү өчен синең бер этелүең дә бик җитә! Организм өчен файдасы да бик күп, мускуллар ныгый, бигрәк тә аяклар һәм куллар. Бу йөрәк мускулларын ныгыту күнекмәләре дә булып тора әле! Шуңа өстәп, чана, чаңгы шуганда шактый күп энергия тотыла! Әле тагын чана, чаңгы шуып кергәннән соң йокы бик тәмле була. Алай гына да түгел, иммунитетың, авыруларга каршы торучанлыгың тагын да яхшырачак, ә бу кыш көне бик мөһим. Балаларның да, олыларның да энергиясе, көче арта! Кар шыгырдавы, аклык, пакьлек, саф һава кәефне күтәрә. Сәламәт тәндә сәламәт рух булганын онытмыйк!

Фотолар шәхси архивлардан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев