«Җаңа җыл бизәкләре»: хыялланыгыз, ләкин Кырлач бабайга гына өметләнмәгез
10 декабрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Җаңа җыл бизәкләре» бәйрәм концерты узды.
Яңа елга 20 көн алдан
Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап, Яңа ел кәефе булдырып, концерт оештыруы матур традициягә әверелде. Быел да, аны бозмыйча, бергәләшеп «Җаңа җыл бизәкләре» бәйрәм концертын карап кайттык.
Декабрьдә Татарстан халкы инде 25 ел дәвамында «Татар җыры» фестивалендә елга бер нәтиҗә ясаган кебек, керәшеннәр дә үзләренең «Җаңа җыл бизәкләре» концертына җыела. Дөрес, без әле 3нче тапкыр гына җыелабыз. Быелгы нәтиҗәне язма ахырына калдырмыйча, теләкләрне алдан ук әйтеп куйыйм әле. Безнең бу концерт та керәшеннәрнең мәдәният өлкәсендә ел дәвамында башкарган эшләренә нәтиҗә ясау урыны булып, Җәкәү йортының бу проекты тагын да масштаблы һәм затлы булсын иде! Халык та, бердәм булып, заллар тутырып килсен. Безнең бит, чыннан да, күрсәтерлегебез бар!
Быелгы концерт программасы да күңелле, заманча булды. Тамаша экранда күрсәтелгән видеода Җәкәү йортына, самавар торбасына, тамаксага реклама ясаудан башланып китте. Бик хуп! Керәшеннәр брендына рекламаны күптән ясар вакыт!
Ел саен бәләкәйдән үк, теләкләребезне әйтеп, Кыш бабайга хат язабыз. «На Деда мороза надейся, а сам не плошай» диләр бит, шуңа күрә, Кыш бабай барысына да өлгерә алмагач, үсә төшкәч, хат язып тормыйча, теләкләрне күңелдән телибез дә ныгытып эшлибез.
Тамаша башланып китте. Кырлач бабайга да керәшеннәрдән хатлар килеп төшкән, видеода ул шуларны укыды. Беренче хатта «Быел Татарстанның халык артисты булдым, рәхмәт. Киләсе елга тагын шундый бер значимый бүләк бир әле» дип сорап язган Вадимка Захаров. Кырлач бабай озак уйлап тормады, «спортзалга абонемент бүләк итәм мин сиңа», дип әйтте.
Икенче хатта «Дедушка мороз, подари мне хорошего, красивого жениха» дип кияү сорап язган Риммочка Никитинага Кырлач бабай: «быелга лимит бетте, хороший кияүләр калмады» дип җавапны кыска тотты.
Өченчесендә «Узган ел роль сораган идем, ә син руль бирдең» дип шелтә белдергән Олежка. Кырлач бабай бу хатасын төзәтеп, «без бабайларга роль да ни, руль да ни» дия-дия, театр артисты Олег Фазылҗановка «рольләрең дә булыр» дип ышандырды.
Ә иң «щедрые» Жорочка Ибушев булып чыкты. Ул Кырлач бабайга үзе бүләк җибәргән: үзенең быел басылып чыккан «Рәшә чыңы» китабы.
Кырлач бабай, шулай килгән хатларны укый-укый, безнең янга кузгалды. Аны көткән арада, без концерт карадык.
Артистлар-йолдызлар янып торалар
Тамашаны Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова ачып җибәрде. Үзе әйтмешли: концертны беренче булып ачу бик тә җаваплы. Марина Карпова рус халык җыры белән башлап, безнең «Балтырган» белән дәвам итте. Үзенең чыгышы белән ул бу кичәгә югары планка бирде, һәм әлеге атмосфера концертның ахырына кадәр булды.
Татарстанның атказанган артисты Александр Игнатьевның чыгышы вакытында залда уйга калып утыручылар күп булгандыр. Ник дисәгез, җыры шундый иде. «Гомер үтә» дип җырлаганда, чыннан да, көн, ай, елларның яшен тизлегендәй узганын тагын бер кат исеңә төшерәсең. Әле бер ел элек кенә шушы залга җыелган идек, узган да киткән ел. Лирик көйдән соң, дәртле итеп керәшен җыруын башкарды ул.
Саша бу концертта бердәнбер ир-ат керәшен җырчысы иде. Кызлар-йолдызларның чыгышы күп булды. Егетләр «на весь золото» шул инде бездә.
Чибәр һәм сылу буй-сынлы кызларыбыз Алина Давыдова белән Оксана Дмитриева — барыбыз да яратып өлгергән җырчылар.
Алинага кушылып рәхәтләнеп җырлап утырдык. Бик популяр «Матушка Россия» җырын татарчага тәрҗемә итеп башкарды ул. Икенче «Мәхәббәт каеннары» җыры да шундый җиңел һәм матур хисләр дулкынына алып китә торган булды.
Оксананы сәхнәгә бәллүр тавышлы җырчыбыз дип чакырдылар. Чыннан да, чишмәдән челтерәп чыга тавышы! Шуның белән ул башка җырчылардан аерылып тора.
Яна Шалаумова чыгышларын да концертларда көтеп ала башладылар. Тагын бер көчле тавышлы, оста керәшен җырчы кызыбыз үсеп килә. Алга таба Яна үзенең үзенчәлекле репертуары белән барыбызны да шаккаттырыр дип өметләнәбез.
Кызлар буларак, иң беренче булып, минем күзем артистларның образларына төште. Җырчы кызларның һәрберсенең, диярлек, үз образына керәшен милли элементларын керткәннәре бик ошады.
Бүгенге кичәдә, иң көтеп алынган артистларның берсе Татьяна Ефремова булгандыр, чөнки ул җырлый башлуга, залга җан керде. Халык бик ярата үзен. Сәхнәдә ут чәчеп торган Татьяна үзенең көчле энергиясе белән тамашачыны да әсир итте. Талантлы Виктор Агапов баянда уйнап, Таня «Чибәр кызга» җырын башкарды.
Төрле милләт вәкилләреннән торган «Зәкәрия» фолк группасы — «Җаңа җыл бизәкләре»нең ел да көтеп алынган артистлары. Алар борынгы көйләрне заманчалаштырып, сәхнәгә чыгаралар. Берничә керәшен җыруына да шулай «үзгәреш җилләре» керткән алар. Матур, заманча килеп чыккан!
Керәшеннәрне котларга дип, яшьләр арасында танылган, бик харизматичный җырчы Илгиз Шәйхрәзиев та килгән иде. Нагайбәкләр җыруы — «Париж»ны үзенчәлекле итеп, яңартып башкарды ул. Залдагыларны да улатып алды. «Ау» дигән җыры турында әйтәм. Аеруча бәләкәй балалар ошатты аның чыгышын. Илгиз — үзебезнең җегет. Студент чагында Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтованың «Сәлам» ансамбленә йөргән Авыллар буенча концерт куеп йөргәндә карендәшләр аның Илгиз исеменә бик шакката торган булганнар. Шуңа да аны Бәчли дип йөртә башлаганнар. Үзенең чыгышыннан соң Илгиз «Сезнең Бәчлиегез» дип мөрәҗәгать итте залдагыларга. Йөрәкләргә май булып ятты аның бу сүзләре.
Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленнән башка бер генә концертны да күз алдына китереп булмый. Ансамбль репертуарында төрле як керәшеннәре җырулары, биюләре бар. Бу юлы алар Субаш авылы җырын һәм «Субаш чабатасы» биюен башкардылар. Керәшен культурасын илебезнең төрле почмакларында таныткан «Бәрмәнчек»кә алга таба да зур уңышлар теләп, матур чыгышларын көтеп калабыз.
Кырлач бабай бүләге — Данир Сабиров
Концертны алып баручылар да үзебезнекеләр, КВН артистлары Вадим Шрыков һәм Дмитрий Баранов. Бу талантлы җегетләргә киләчәктә зур өметләр баглыйбыз. Юмор сөйләп, халык белән иркен аралашып, күңелле итеп алып бардылар. Вадим — пародияләр остасы да. Залдагыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов булып котлады.
Елдагыча, бүләкләр дә уйнаттылар. Фотолар белән интерактив ясап, 3 кешегә «Керәшен» дип язган панамалар бүләк иттеләр.
Концерт ахырына якынлаша башлагач, ниһаять, Казан бөкеләрен урап, Кырлач бабай белән Карсылу да килеп җитте. Кырлач бабай — халык артисты Олег Фазылҗанов, Карсылу — журналист Илгизә Галиуллина иде. Олег дәдәй — хәзер керәшеннәрнең иң олпат театр артисты.
«Керәшеннәр ял итә белә дә инде, Яңа елны 20 көн алдан бәйрәм итә башлагансыз, иң беренче булып сезгә килдем», — дип искәртте Кырлач бабай. Шулай шул, үз күңелеңне үзең күреп, бәйрәм итә дә белергә кирәк. Кырлач бабай барлык тамашачыларга да бүләк әзерләп килгән. Бүләге дә нинди бит әле! Татарстанның атказанган артисты, җырчы, юморист — Данир Сабиров.
Данирның әбисе Зинаида Ефимова — Бакалы керәшене. Ул шул турыда әйткәч, залдагы бер түти дә «сиңа талант керәшеннәрдән күчкән» дип кычкырды. Аңа җавап итеп Данир: «Кем белгән инде, әтием — үзбәкләрдән, әнием — татарлардан, ди. Сез — керәшеннәрдән дисез. Дөрес, Зинаида әбием матур җырлый иде», дип әйтте.
Ни дисәк тә, Данир да — үз кешебез, безнеке. Аның командасында да безнең талантлы җегетләр эшли.
— Керәшеннәр молодцы, бер-берсен тарталар, башта минем командада Вадим Шрыков эшли башлады, аннары ул Дмитрий Барановны тартып китерде, хәзер мине сезгә таба этә башладыдар. Инде әкренләп, үзләренең җыруларын да кертәләр. Гастрольдән кайтканда да керәшен җырулары тыңлап кайтабыз, — дип сөйләп, өр-яңа, әле беркайда да яңгырамаган «Тугай-тугай» җырын тыпырдатып бии-бии башкарды Данир. Залдагылар Данир атмосферасыннан «кайфовали».
Теләкләр чынга ашсын
Алда әйтелгәнчә, бу проект дәвамлы булсын иде. Аның өчен, чыннан да, Кырлач бабайга гына өметләнергә түгел, ә барыбызга да үз өлешебезне кертергә кирәк, артист буларак та, тамашачы буларак та.
Ә инде боларның барысын да бергә бер йодрыкка туплап торганы өчен Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә – Керәшен йортына зур рәхмәт!
Яңа елда барыбыз да могҗиза көтә. Хыяллар чынга ашып, бәхетле, тыныч тормышта яшәргә, киләсе елда да очрашырга язсын дип таралыштык без.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев