Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Җамагат учагы» иҗатка гашыйк гаиләләрне җыйды

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, Гаилә елын йомгаклау уңаеннан, Татарстанның төрле районнарыннан килгән гаиләләр катнашында, «Җамагат учагы» концерты булды.

Бу концертның залдагыларны эчкерсез елмайткан, һәркем яратып, үз итеп караган иң матур мизгеле — нәни Гавриилның олыларча җитдилек белән ике түтиен җитәкләп уртада басып торуы булгандыр. Җегетнең җитдилеге җыру тәмамланганчы дәвам иткән дә булыр иде, бәлки... Тик түтиләре Антонина белән Мелания барысын да харап иттеләр. Җыру көенә берсе — әтисе, икенчесе әнисе белән әйләнеп бии башлауга, Гавриил йөгереп барып, әтисенең аягын кочаклады. Җыру азагына кадәр әтисе кочагында, шат кыяфәттә өстән залны күзәтте малай.

Бу —«Җамагат учагы»н алып баручы Максимовлар чыгыш ясаганда булды. Светлана һәм Евгений Максимовлар унбиш ел элек керәшен яшьләре хәрәкәтенә кушылганнар. Унбер ел гаилә юлыннан иңгә-иң атлыйлар. Бер-бер артлы өч балалары туган, шуңа да Светлананың тамашачы каршына җиде елдан соң беренче чыгуы аңлашыла. Концертны бер сулыш белән, ярты сүздән ук берсен-берсе аңлап, бик оста алып бардылар. 

«Җамагат учагы»нда Теләче районының Субаш авылыннан Пётр һәм Зоя Павловларның ике улы һәм бер кызы үзләренең гаиләләре, балалары белән чыгыш ясады. Араларында «Кряшен чибяре-2023» титулы иясе Анжелика Павлова да бар иде, ул — Надежда белән Владиславның кызы. Залны Субаш авылы көе белән сокландырды Павловлар.

Алардан соң, тамашачы каршына Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән Фадеев-Гавриловларның «Көмеш тәнкә» гаилә ансамбле чыкты. Арсений белән Виктория, аларның әниләре Анна һәм җырак әбиләре Нинаны залдагыларның күбесе белә. Мәктәп директоры Нина Валентиновна Җәкәү йортында уза торган бер генә бәйрәмнән дә, очрашудан да читтә калмый. Ире Геннадий Иванович белән алар өч бала үстергәннәр, биш онык сөяләр. Нина Фадееваның иҗатка тартылуы — күптәннән, концертта яки бәйрәмдә катнашканда аңа әзерләнергә каенансы үзе ярдәм иткән. «Көмеш тәнкә» гаилә ансмабле «Балтырган»ны бергәләп җырлады, Арсений ялгызы гына да, бик оста итеп җыру башкарды.

Залга Түбән Юшады авылыннан Наталья Чепкасова белән Асаф Шиһапов чыккач, «әллә инде Минзәлә керәшеннәре айлыгын йомгаклау кичәсенннән кайтып китеп тә тормаганнар» дип уйлап куйдым. Монысы, шаяру гына булды, ә чынлап әйткәндә, Җәкәү йорты хезмәткәрләре чакыруына җавап итеп, ерак аралардан килүләренә гаҗәпләнерлек тә, сокланырлык та. Икесе дә — педагог, язмышның авыр сынауларыннан соң, инде 20 ел уртак гаилә юлыннан атлыйлар. Авыл клубы җитәкчесе Наталья белән гармунчы Асаф — иҗатта да янып яшиләр. Аларның «Җамагатым» гаилә дуэты чыгышын тамашачы яратты. Көен Асаф үз пары Натальяга багышлап язган җыру аеруча матур яңгырады. 

Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан Зоя һәм Юрий Гордеевларның да чыгышын ошатты халык. Көен Юра үзе язган «Тиңләмә» җыруы да күңелне яулады. Гордеевлар да ике кыз, бер ул үстергәннәр, ике оныклары бар. «Туым җондозы» конкурсында I дәрәҗә диплом алган кызлары Эльза да керәшен җыруларын оста башкара. Юрий үзе 2023 елда үзешчән композиторларның республикакүләм «Яшь йөрәкләр» фестиваль-конкурсында I дәрәҗә лауреат булган. 

Мамадыш районының Владимир авылыннан Елена һәм Николай Бачковлар да «Җамагат учагы»н ямьләделәр. Алар 2001 елдан Владимир мәктәбен җитәклиләр, укучыларга белем, тәрбия бирәләр. Үзләре ике бала үстерәләр. Алабугада яшәүче уллары Геннадий — 2023 елны эчке эшләр хезмәткәрләре арасында республика күләмендә уздырылган чаңгы ярышы чемпионы. Кызлары, «Кряшен чибяре-2012» титулы иясе Ольга — «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солисты. "Җамагат учагы«нда совет чоры пионерларыча киенеп чыккан Елена һәм Николай Бачковларның «Уйларымда — мәктәп еллары» җыры күңелне кызыл пионер галстугы тагып йөргән балачакка алып китте. 

«Баш Чишмә»гаилә ансамбле (җитәкчесе Ольга Вәлиуллина) «Җамагат учагы» концертына Түбән Кама районының Красный Ключ поселогыннан ук килде. Аларның «Быел гына икмәк бигрәк уңган», «Җакын туганнарым җыелган» җыруы да узганнарга алып китте. Бу ансамбльдә, үзләре әйтүенчә, бер чит кеше дә юк, барысы да бер-берсенә туган, һичьюгы, чыбык очы. Алар кечкенәдән олыларның Чәбия авылы көйләрен тыңлап үскәннәр. 2018 елны «Баш чишмә» булып оешкач, шул җыруларны халыкка җиткерә башлаганнар. Ансамбль исеменә килгәндә, ул Түбән Кама шәһәренә үз нигезен биреп, халкы таралырга мәҗбүр булган Чәбия авылындагы чишмә исеме. Үз туганыдай якын күргән Анна түти Храмова (ул юк инде), өйләренә барган саен, үз туган авылын, җыруларын, йола һәм бәйрәмнәрен еш искә төшерә иде. Аның кызлары Нина һәм Надежда шушы «Баш Чишмә»дә җырлап йөри…

«Җамагат учагы» азагында Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгече Ирина Муллина концертта чыгыш ясаган гаиләләргә рәхмәт белдерде, киләчәктә дә иҗат уңышлары теләде. Һәр гаиләгә Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Берьюлы, Җрычы Җәкәү йорты тарафыннан оештырылган «Җамагат учагы» фотоконкурсына да нәтиҗә ясалып, призлы урыннарны алучыларга Диплом һәм кыйммәтле бүләк бирелде.

ТУРЫ ЭФИР

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев