Әлмәттә узган «Рәхмәт Сезгә...» иҗат фестивалендә зәйлеләр дә катнашкан
Фестиваль әдәбият һәм музыкаль иҗат өлкәсендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле авторларны җыйган.
13 июльдә Әлмәтнең «Татарстан нефтенең 60 еллыгы» исемендәге паркта Евгений Федоров исемендәге «Рәхмәт Сезгә!» иҗат фестивале узган.
Фестивальдә бөтен Россиядән 18 яшьтән 70 яшькә кадәр физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашкан. Чара әдәби һәм музыкаль иҗат өлкәсендә яңа авторларны җыйган.
Фестивальдә Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар да катнашкан. Андрей Кузьмин ике номинациядә катнашып, жюрига «Без миллионнар» дигән авторлык шигырен һәм «Кичке чоңгыл» картинасын тәкъдим иткән. Римма Вәлиева «Яз төсмерләре» эше белән «Кеше тудырган могҗиза» номинациясендә катнашкан. Дмитрий Лигостаев Евгений Федоровның «Погрустневая осень» әсәре мотивлары буенча картина ясаган.
Конкурста катнашучылар, тормыш авырлыкларына карамастан, актив социаль тормыш алып баралар һәм төрле конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев