Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алма запеканкасы көне уңаеннан карендәшебез рецепты

Быел алма бигрәк тә күп булды, кайберәүләр аларны кая куярга белми аптырый.

5 октябрь – алма запеканкасы көне
Алма өлгереп агачыннан коелып яткан бер мәлдә, нигә аннан файдаланмаска һәм тәмле ризык белән сыйланмаска? Бу бит якыннарга бергәләп җыелу өчен дә бик яхшы сылтау.

Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылы китапханәчесе Галина Григорьева да көндәлеккә пешерү өчен тәмле запеканка рецепты тәкъдим итә.

"Бик тәмле, кул астындагы ризыклардан гына әзерләнә, туклыклы һәм тиз пешә.
Газ пичендә алма белән эремчек запеканкасы ясау өчен, кирәкле әйберләрне әзерләгез: 400 грамм эремчек, 3 йомырка, ике алма, тәменчә корица, табаны майлау өчен бер аш кашыгы үсемлек мае.
Эремчекнең йомшак һәм майлылыгы түбәнрәк булуы әйбәт. Йомыркаларны тирән савытка салып миксер белән болгатыгыз. Масса күбекләнергә тиеш, аңа эремчекне һәм бераз корица кушыгыз.
Таба төбен һәм ян-якларын үсемлек мае белән майлагыз һәм әзерләнгән эремчек массасын аңа салыгыз.
Алманы татлырак сортны сайлагыз, юыгыз, 4 өлешкә кисегез һәм үзәген алыгыз. Аннары алмаларны кисәкләп эремчекнең өслегенә таратыгыз. Алдан җылытылган пичкә куегыз, өсте кызарганчы пешерегез", – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев