Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алма Спасы белән бәйле сынамышлар

Урта Спас ел саен 19 августтан башлана. Ул икенче спас.

Җәйне озату да Алма Спасыннан башлана. Кичләрен җылы китә, суык була. Алмаларны ашарга ярый башлый. Бу көнне алмага хуш исле тәм керә, дип саныйлар. Урта Спаста алманы агачыннан өзеп ашарга ярый. Икенче Спаска кадәр алма ашау зур җазык булып исәпләнгән. Шуңадыр да аларның тәме - телең йотарлык булып тоелган! Алмаларны чиркәүгә алып барып аруландырып кайталар.

Балаларын югалткан аналар бу көнне аларның каберләренә алма алып килгән. Әгәр анасы икенче Спаска кадәр алма ашап карамаса, аның теге дөньядагы баласы бу көнне җәннәт алмаларын ашый дип саналган.

  • Урта Спастан соң төннәрен салкын була.
  • Урта Спаста сабан ашлыгы өлгерә.
  • Урта Спаста торналар җылы якка китә башлыйлар.
  • Әгәр һава килсә, җил төньяктан исеп торса, урта Спаста чәчелгән арыш нык һәм эре бортекле була, диләр халык телендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев