Алик Михайлов: “Спорт ул – сәламәтлек”
Кукмара районының Түбән Үрәс урта мәктәбендә башлангычлар да, югары класс укучылары да физкультура дәресләрен бик ярата.
Мәктәптә, шулай ук, милли көрәш, баскетбол түгәрәкләре дә укучыларның күпчелеген үзенә тарта.
“Балачактан милли көрәш белән кызыксындым. Инде мәрхүм булган укытучым Фәһим абый Сабитов белән ярышларга баргач призлы урыннар алсам – куана, ә җиңелеп кайтсам, тагын да ныграк шөгыльләнә идем. Мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы педагогия институтының физик тәрбия бүлегенә укырга керүемдә дә укытучымның өлеше зур булды. Диплом алып кайтып, Түбән Үрәс урта мәктәбенә эшкә урнаштым һәм инде 24 ел балаларга физик тәрбия бирәм, тормыш иминлеге нигезләрен өйрәтәм.
Балаларны хәзер күбрәк телефон-компьютер кызыксындыра, аларны спортка тарту бер дә җиңел түгел, диләр. Әмма мин бу сүзләр белән килешеп үк бетмим. Безнең мәктәп укучылары физкультураны ярата, милли көрәш һәм баскетбол түгәрәкләренә дә йөриләр. Моның өчен мәктәптә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Үзем көрәшче булгач, спортның әлеге төрен үстерү өчен аеруча зур тырышлык куям. Максим Богданов, Даниил Филиппов, Денис Владимиров, Альмир һәм Адель Никоноровларның көрәшне үз итүләренә шатланам. Чөнки алар – безнең алмаш. Әлеге укучылар белән инде районкүләм ярышларга да йөри башладык, Сабантуйларда оештырылган көрәштә катнашалар. Бүгенге көндә Кукмара аграр колледжында белем алучы Артур Иванов – өметле көрәшче. Укучыларым арасыннан Максим Степанов республикакүләм турнирларда да җиңүләр яулады. Бүгенге көндә ул Мамадышта эшли, әмма көрәшне ташламый.
Баскетбол уйнаучы балалар да елдан-ел арта. Мәктәпнең үз җыелма командасы бар. «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы уеннарында да даими катнашабыз. “Аҗаган” хәрби-патриотик уеннарыннан да читтә калмыйбыз. Быел кечкенәләр төркеме белән районда өченче урынны алдык.
Патриотик тәрбия бирү, балаларны спортка җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, экстремаль хәлләрдән чыгу юлларын өйрәтү – төп максатларымнан. Балалар белән бер дулкында эшләгәндә алга таба да уңышларга ирешербез дип ышанам”, – дип яза Түбән Үрәс мәктәбе укытучысы Алик Михайлов “Хезмәт даны” газетасында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев