Алевтина Валетова: “Әз генә ярдәмем тисә дә, күңелемә җылылык алам”
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында оештырылган “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” патриотик акциясе һәрбер җирлектә киң колач алды.
Күп кеше үз теләге белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре җылы оекбашлар бәйли, ризыклар әзерли һәм башкалар. Ярдәм махсус штабка тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора.
Кайвакыт физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне сау-сәламәт булган башкаларга үрнәк итеп куярга була. Шундыйларның берсе карендәшебез – Балык Бистәсе районында туып, Алабуганың Поспелово авылында яшәүче Алевтина Валетова. Тормышның ачысын татыган Алевтина Алексеевна авырлыкларга бирешми, ике баласын ялгыз тәрбияләп үстерә. Бер минут та эшсез утырырга яратмый, кулына бәйләвен дә ала, аш-су да әзерли. Ә инде соңгы вакытта аның төне дә, көне дә махсус хәрби операциядәге егетләребезгә коры ашлар әзерли: киптерә, төрә. Чималын авыл халкы китереп тора. Күп рәхмәт сүзләре җиткерәләр аңа.
“Әз генә ярдәмем тисә дә, күңелемә җылылык алам, дөньялар тыныч булсын. Егетләребез исән-сау булып, тизрәк туган якка кайтсыннар”, – дип теләк тели Алевтина Алексеевна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев