Алена Низамова: «Керәшеннәр үзләре теләсә – проблемалары да яхшырак яктыртылыр»
Журналист хезмәтен берничек тә гади дип әйтеп булмый. Киң аудиториягә, газета укучыларга тиз арада дөрес мәгълүмат җиткерү зур профессиональлек таләп итә. Ә алар үзләре бу хакта нәрсә уйлыйлар икән? Шуңа да Матбугат көне уңаеннан, карендәш журналистлар белән шул хакта сөйләштек.
Алёна НИЗАМОВА:
– Бүгенге көндә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында редактор булып эшлим. 2009 елда, 4нче курста укыган вакытта, Габдулла Тукай сайтын эшләү өчен Әлфия Миңнуллина командасына чакырдылар, шуннан журналистикага кереп киттем.
Журналистикада эшләрмен дигән уй юк иде. 9 яшьләрдә «Һава торышы» тапшыруын алып баручы буласым килде. Мәктәп елларында «Туганайлар» газетасын укыганда, керәшеннәр турында нигә «Татарстан яшьләре»ндә язмыйлар икән, ә мин язар идем, дип уйлый идем. Университтета укыганда безне республика Дәүләт Советында эшләр өчен тәрҗемәче итеп әзерләделәр. Тик мин, барыбер, 19 яшемдә тапкан эшемдә – «Интертат»та калдым. Аннан киткәләп тә алдым, тик онлайн журналистикадагы адреналинны эзләп, кире кайттым. Инде 14нче ел да киткән икән...
Иң популяр татарча сайт буларак, «Интертат»та кеше язмышы – иң кызыклы, иң укыла торган темаларның берсе. Бүгенге заман укучысы фаҗига турындагы язмаларны аеруча ярата, авыр хәлдә калган геройларны кызганып, аларга теләктәшлек белдерә, бик күп фикерләр язып калдыралар. Мин дә бервакыт Яңа Чишмә районы кешесе, авариягә очраган Михаил Беляев турында язган идем. Ул автобус йөртүче булып эшләгән. Казанга барганда, автобус туктап торган Камаз прицепына бәрелгән. Михаил абый, автобустагы кешеләргә зыян килмәсен өчен, бәрелешү көче («удар») үз ягына туры килерлек итеп, рульне борып өлгергән. Авариядә ул үзе генә үлгән, ә кешеләрне коткарып калган. Шушы геройлыгын күрсәтәсе, кешеләргә белдертәсе килгән иде. Кызлары белән сөйләшкәндә, үкси-үкси елап беттем, бик авыр булды. Шушы хәлдән соң мин исәннәр турында гына язам дип нәтиҗә ясадым.
Газеталарга килгәндә, алар – рәсми мәгълүмат чыганаклары буларак кирәк. Хәзер ике кешенең берсе блогер, блогер булмаса да, кайдадыр ишеткәнен сөйли. Ә кемгә ышанырга соң? Бу очракта, әлбәттә, ышанычлы мәгълүмат чыганакларының булуы бик мөһим. Ә керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасы турында сөйләшсәк, газетабыз – безнең йөзебез ул. Аның тиражына карап, керәшен мәдәниятенең никадәр кирәк булуын да чамалыйлар, гомуми караш та формалаша. Шуңа күрә, «Туганайлар»ны озын гомерле итү – һәр керәшеннең бурычы. Керәшеннәр үзләрен «Туганайлар» аша күрсәтсен иде. Әгәр керәшеннәр үзләре моны теләсә, проблемалары тиешенчә яктыртылыр. Гомер-гомергә керәшен кешесе ябылып яшәгән, бәлки шушы ябылу безне саклап калгандыр да. Әмма һәр керәшеннең санын исәпләп торганда, үзебезне керәшен итеп күрсәтү – мөһим. Безгә кул селтәрлек булмасын. «Туганайлар» укучыларына үзләрен борчыган мәсьәләләрне редакциягә җиткереп торырга киңәш итәр идем. Беренче адым һәрвакыт булырга тиеш.
Яшьләрне журналистикада көтәбез. Безнең һөнәр – иң күңеллесе. Журналист кемне генә күрми дә, кемнәр белән генә аралашмый. Бүгенге заманда һәр секунд кадерле, яңалыкны вакытында тотып алу үзе үк адреналин, дәрт бирә. Көн дә яңа хәбәр, яңа вакыйга. Журналистикада беркайчан да күңелсез түгел. Әмма хәзерге журналистлар «җә-җә» дип утырмасын иде. Ул заманнар узып та бара кебек. Фикерле журналист үз уйларын җиткерергә урын таба ул. Журналистлар кешегә ярдәм итсен, халыкның ышанычын яуласын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев