Алексей Чукуров: «Спорт турында да языгыз»
«Туганайлар» турында газета укучыбыз фикере.
— Иң беренче итеп, берьюлы бүгенге ике бәйрәм белән котлыйм әле. 5 октябрьдә — Халыкара укытучылар көне. «Туганайлар» газетасын яздыртып алучы, укучы һәм белүче барлык коллегаларымны, педагогларны профессионал бәйрәмебез уңаеннан котлап, яңадан-яңа уңышлар, яңа җиңүләр, яңа биеклекләр телим. Һәр кешенең үз тормышында яраткан укытучысы булсын. Яшь коллегаларымның да үз укучылары өчен иң яраткан укытучы булуларын телим. Бала күңелен алдап булмый, алар — нечкә күңелле, барысын да тоялар. Сез балаларны яратасагыз, алар да сезне яратырлар.
5 октябрь әле барлык карендәшләр өчен дә олы бәйрәм — барыбызның да яраткан һәм бердәнбер газетасы «Туганайлар»ның туган көне! Редакциядә эшләүчеләрнең традицияләрне дә саклап, яңадан-яңа темалар уйлап таубларын телим.
«Туганайлар»ны бик кызысынып укыйм, Татарстанның төрле якларындагы, Россия регионнарындагы карендәшләр, аларның тормышы турында күп хәбәрләрне, яңалыкларны шушы «Туганайлар»дан белеп барам. Газета аша үз карендәшләребез белән аралашабыз.
Телефоннан сөйләшү белән генә чикләнмик, газетага да языйк һәм бер-беребезнең тормышы турында белеп торыйк. Совет чорында без газеталарны, китапларны иң күп укый торган халык идек. Уку ул балаларның сүз байлыгы ярлы булмасын өчен дә кирәк.
Физкультура укытучысы буларак, редакция хезмәткәрләренә әйтер сүзем дә бар: спорт темасын онытмагыз, газетада спорт хәбәрләренә дә урын бирегез. Мөмкинлегем булганда, үзем дә информация юллармын. Безнең Ленино-Кокушкинодагы урта мәктәптә спорт чаралары еш уздырыла бит.
Каерндәшләр, «Туганайлар»га (2024 елның 6 аена 12 октябрьгә кадәр льготалы бәя — 536 сум 76 тиен) язылып, балаларга керәшеннәрнең үз газетасын укытыгыз. Кечкенәдән белеп үссеннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев